Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.07.2022, 10:37

Рукола, җир җиләге, төче торма һәм күкбаш: казанлылар җәмәгать бакчасында ниләр үстерә?

Дачада эшләүчеләр көнендә KZN.RU порталы Горки-Әмәт урманындагы түтәлләр шәһәрлеләрне ничек берләштерүе турында җиткерә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июль, Юлия Летникова, Дмитрий Никитин). «Җәмәгать бакчасы» проектында катнашучылар быел беренче уңышларын җыя башлады. Язын Горки-Әмәт урманында бүленгән 33 түтәлдә казанлылар яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш, яшелчә һәм чәчәкләр утырталар. Җәмәгать бакчасы шәһәрдә бишенче тапкыр ачылды һәм елдан-ел күбрәк бакчачыларны җәлеп итә. Быел проект 25 казанлыны берләштерде. Россиядә 23 нче июльдә Дачада эшләүчеләр көне билгеләп үтелә, шул уңайдан KZN.RU порталы парктагы түтәлләр шәһәрлеләрне ничек җәлеп ителүен белү өчен проектта катнашучылар белән аралашты.

Горки-Әмәт урманының парк-менеджеры Анна Болышева сөйләвенчә, казанлылар җәмәгать бакчасында эшләргә бөтен гаиләләре – балалары, әби-бабайлары белән килә икән. Оештыручылар аларга сусипкеч, алъяпкыч, орлыклар, су, эш кораллары, перчаткалар, шулай ук чүп үләннәрен җыеп алыр өчен компостер бирә, шул рәвешле киләсе елга яңа түтәлләр өчен ашлама да әзер була. «Ел саен безнең түтәлләр тирәсендә шәһәрлеләр берләшмәсе формалаша, алар бер-берсенә ярдәм итәләр һәм тәҗрибә уртаклашалар, – дип сөйли А.Болышева. – Үз чиратыбызда, без казанлылардан түтәлләргә сакчыл карауларын сорыйбыз, чөнки бакчачыларның һәрберсе үсемлекләр үстерүгә һәм аларны карауга күп көч куя».

«Теркәлүгә соңа калмас өчен, яңалыкларны алдан ук күзәтә башладык»

Татьяна Качан бакчага ире һәм балалары белән килә, аларның түтәлләрендә укроп, петрушка, салат, ташкабак, җир җиләге, күкбаш һәм көнбагышны күреп була. «Проект турында без 2020 елда социаль челтәрләрдән белдек. Ул чакта коронавирус пандемиясе иде, һәм без күңелсез көннәрне төрләндерергә теләдек, шуңа күрә карар кабул иттек һәм теркәлдек», – дип искә ала Казанда яшәүче ханым. Җәмәгать бакчасы ачылган көнне Т.Качан гаиләсе белән килгән һәм шунда ук беренче үсемлекләрне утыртуга керешкән. «Башта дулкынландык – дөрес җиргә тиешле әйберләрне утыртырбыз микән дип уйладык. Әмма юкка борчылганбыз. Барлык катнашучылар да ачык иделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм булыштылар», – дип уртаклашты проектта катнашучы.

Беренче елны гаилә борчак, салат, укроп һәм петрушка утырткан. Әмма борчак уңышын җыеп ала алмаганнар – аларның түтәлләре юл янында урнашкан һәм парк кунаклары алардан бик теләп авыз иткәннәр. Казанлылар киләсе сезонда моны исәпкә алган һәм түтәлләрен бакча эчендә булдырганнар. «Без салат, яшел тәмләткечләр, ташкабаклар, борчак, дайкон, төче тормалар, җир җиләге, кольраби кәбестәсе, кишер уңышын җыя алдык. Әлбәттә, болар барысы да сәнәгать масштабында түгел, әмма без ташкабак һәм кәбестәне сатып алмадык. Яшел тәмләткечләрне ноябрьгә кадәр җыйдык, кар ята башлаганда, безнең күкбашлар чәчәк атуын дәвам иттеләр, бу искиткеч булды», – дип билгеләп үтте Т.Качан.

Җәмәгать бакчасы ел саен популярлаша бара, моны ТР башкаласында яшәүчеләр дә сизә. «Теркәлүгә соңа калмас өчен Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе яңалыкларын алдан ук күзәтә башладык. Без гариза бирергә өлгердек һәм янә яраткан бакчабызда булуыбызга шатбыз», – диде проектта катнашучы. Түтәлләрне Татьяна Качан гына карамый, иртән йөгерергә чыккан вакытта ире дә үсемлекләргә су сибә икән. Балалар да читтә калмыйлар, рәхәтләнеп түтәлләр янында кайнашалар, ди. «Кечкенә балабыз бакча ярдәмендә яшел тәмләткечләр ашый башлады – үзе утыртты, үстерде һәм ашады», – ди Т.Качан. Аның өчен бакчада эшләү медитация кебек икән. «Синең кайгыртуың аркасында нәрсә дә булса үсә һәм уңыш бирүен күргәч, хезмәтеңнең нәтиҗәсе өчен сөенәсең. Ел саен катнашырга теләүчеләр арта бара, бакча чикләрен киңәйтергә вакыт», – дип билгеләп үтте ул.

«Бакчаның кыйммәте шунда ки, һәркем нәрсә теләсә, шуны утырта, соңыннан уңышын җыеп ала»

Алексей Смирнов – җәмәгать бакчасының тәҗрибәле кешесе, ул проектның барлык сезоннарында да катнашкан, бу ел да искәрмә түгел. «Проект старт алгач, мин борчак, җир җиләге, помидор һәм петуния утырттым. Барысы да шытты, миңа бу ошады, һәм киләсе сезоннарда да катнашырга булдым», – дип уртаклашты активист.

Быел Алексей Смирнов түтәлдән рукола, җир җиләге, борчак уңышын җыйган инде, калган үсемлекләрне, әйтик, фасоль әле үсә һәм көч җыя. «Бакчага көн аралаш йөрим, күбрәк кичке якта барам. Проектта катнашу өчен дус кызымны да җәлеп иттем, ул да рукола, төче торма, фасоль үстерә», – дип сөйләде ул.

Проектның иң тәҗрибәле катнашучысы буларак, Алексей Смирновның бакчадагы эшне яхшырту буенча тәкъдимнәре дә бар. «Үсемлекләргә су сибү һәм түтәлләрдә эшләгәннән соң кулларны юу өчен су үткәрү әйбәт булыр иде. Хәзер без бочкалардагы су белән файдаланабыз, әмма ул һәрвакытта да чиста түгел, ә кран белән су булу бакчачыларга эшләрен җиңеләйтер иде», – дип билгеләп үтте ул.

А.Смирнов сүзләренә караганда, проектның кыйммәте шунда ки, һәркем үзе теләгән әйберне утырта, ә аннан соң уңышны җыеп ала ала. «Бакчаның урнашуы – аның тагы бер өстенлеге. Проектта катнашучылар түтәлләрдә эшләгәннән соң паркта ял итәләр. Казанда шундый бакча булуына бик шатланам, һәм әлеге проектка катнашым булу белән горурланам», – дип ассызыклады ул.

«Өйдән паркка кадәр трамвайда 1 сәгать барам»

Айгөл Вәлиева да – проектның тәҗрибәле катнашучысы, быел ул үзенең түтәлен 53 яшьлек әнисе Әлфия Вәлиева белән бүлешкән. Бу сезон эчендә гаилә төче торма, дайкон, салат, суган һәм укроп уңышын җыйган инде. «Мин «Йорт» экоүзәгендә педагог-оештыручы булып эшлим һәм бакча белән танышуны шәһәрлеләрнең үсемлекләрне ничек утыртуларын күзәтүдән башладым. Бу мине илһамландырды, һәм узган сезонда әлеге проектта катнашучыларның берсе булдым», – дип искә ала Айгөл Вәлиева.

Өйдән бакчага кадәр Вәлиевлар гаиләсе трамвайда 1 сәгать бара. «Бу безнең өчен ниндидер күңел ачу чарасы. Уңышның ничек үсүен күзәтергә без бик теләп киләбез», – дип билгеләп үтте ханым.

Гаилә түтәлләрендә әле бик күп яшел помидорларны күрергә мөмкин, аларны Айгөл һәм Әлфия Вәлиевлар үзләре җыярга өметләнә. «Җәмәгать бакчасы – дача булмаганда үз потенциалыңны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек. Халыкның үз сәләтен сынап карау һәм мөстәкыйль нәрсәдер үстерү мөмкинлеге булуы бик шәп», – диде Айгөл Вәлиева.

«Минем өчен үз уңышым – гаилә сәламәтлеге»

Бүген шулай ук һөнәри бакчачы Рифкат Гыймалтдинов та үз бәйрәмен билгеләп үтә, ул инде 30 елдан артык Казан янында үз участогында җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерә. «Минем өчен үз уңышым – гаилә сәламәтлеге ул, – дип уртаклашты ул. – Барлык яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә бер тамчы химиясез үстерәм».

Быел Рифкат абый (күршеләре аны әнә шулай атарга күнеккән) 7 сутыйлык кечкенә генә участогыннан өченче уңышын җыя инде. «Иң мөһиме – туфрак эшенең рәтен белү һәм үз эшеңне ярату», – дип билгеләп үтте ул. Рифкат Гыймалтдиновка хезмәткә мәхәббәтне әти-әнисе кечкенәдән үк сеңдергән. Бакчачы көн саен иртәнге сәгать 5:30 дан участокта эшли башлый һәм кояш баеганчы түтәлләре янында кайнаша. «Еллар уза, ә гадәт гомер буена калды, – дип билгеләп үтте Рифкат абый. – Участокта эш күп. Барысын да кулым белән ясыйм – сабаклар бәйлим, чүп утыйм, су сибәм, зарарлы бөҗәкләрне җыям. Күз ачып йомганчы, көн дә узып китә».

Үз хезмәте өчен бакчачы мул уңыш ала, шулар белән бөтен гаиләсен ел буе ашата. «Яратып үстерелгән уңыш һәрвакыт иң тәмлесе була», – дип ассызыклады ул. Моннан тыш, Рифкат абый һәрвакыт уңышлары белән бүлешә. «Дөньяда яхшы кешеләр булырга тиеш, мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте бакчачы. Һәр җәй саен ул Казандагы Ветераннар йортында яшәүчеләрне бүләкләре белән сөендерә: үз бакчасыннан кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр, бәрәңге алып килә. Әле күптән түгел генә Рифкат Гыймалтдинов аларга 25 кг кыяр алып барган. «Ихластан бирелгән бүләкнең шатлыгы күп тапкырлар көчлерәк», – дип елмая бакчачы.

Дачада эшләүче кешеләргә киңәшен дә бирә һәм, бакчадагы эшеннән тыш, ай саен Татарстан журналларының берсендә рубрика да алып барырга өлгерә. «Бакчачылык белән кызыксынган һәр кеше үзенең иң яхшы уңышын үстерә алуын телим», – дип җиткерде Рифкат Гыймалтдинов.

Фотографияләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе тарафыннан бирелде.

Барлык яңалыклар