Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июль). Казанның «Рубин» футбол клубы Россия Премьер-Лигасының икенче турында «Оренбург» белән тигез исәпкә уйнады – 1:1.
Очрашуда Татарстан командасының һөҗүмчесе Джоэль Фамейе исәпне ачты. Аңа Оренбург клубы яклаучы Матиас Перес гол белән җавап кайтарды.
Беренче турда казанлылар Мәскәүнең «Локомотив»ы белән тигез исәпкә уйнады – 2:2.
Ике уеннан соң «Рубин» ике очко җыйды. Россия Премьер-Лигасында Казан клубының чираттагы көндәшләре Мәскәүнең «Спартак» командасы булачак. Уен 5 нче августта ТР башкаласында узачак