Казанда реконструкцияләнә торган сәнәгать зонасында иҗтимагый киңлекләр булдыру турында фикер алыштылар
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Шәһәрне үстерү институты директоры Алексей Горбунов булачак 12 километрлы яр буе, планлаштырылган активлык нокталары, арт-объектлар, Казан үзәге белән җәяүлеләр элемтәсе һәм җәмәгать транспорты турында сөйләде.
Шәһәрне үстерү институты кураторы, WALL Мәскәү архбюросына нигез салучы Рубен Аракелян Идел яр буе буенча үз күзаллауларын тәкъдим итте һәм әлеге проектны Россия өчен тиңдәшсез дип атады. Ул, объектта эш алып барганда, агымнарның бүленешен исәпкә алырга чакырды. Архитектор этапларны тормышка ашыру чиратлыгын активлык зоналарыннан чыгып планлаштырырга тәкъдим итте, шул вакытта гына җәлеп итү нокталары белән тигез тутыруга ирешеп булачак.
Рубен Аракелян әйләнә-тирәлекнең баланслылыгына зур игътибар бирде: «12 километр, гадәти булудан бигрәк, кызыклы сәяхәт булырга тиеш. Шуңа күрә кешеләрнең юлына очраячак бертигез вакыйгаларны күздә тотарга кирәк». Шул ук вакытта архитектор тынлык карталары – кеше ял итә һәм фикерләрен туплый алсын өчен ялгыз кала ала торган урыннар булдыру кирәклеген билгеләде.
Мәскәү архитекторын очрашуда катнашучыларның кайберләре хуплады. Мәсәлән, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов Казанның, Иделгә тулаем чыгу мөмкинлеге булмый торып, Идел буе башкаласы исеменә дәгъва итә алмавын билгеләп үтте.
Агымнарны аеру мәсьәләләре велосипедчылар өчен дә мөһим. Урбанист Тимур Апелов велосипед юлының җәяүлеләр трафигыннан физик аерылуы бәхетсезлек очракларыннан һәм мөмкин булган конфликтлардан саклый алган бердәнбер чара булып кала, дип билгеләп үтте. Ә ТР Велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев мәгълүматлары буенча, велосипедларны транспорт төре буларак шәһәрлеләрнең күп өлеше хуплый, һәм тиешле инфраструктура өстендә эшләүдә бөтен сезонга да исәпкә алырга кирәк.
«Ел дәвамында азык-төлек китерүче курьерлар велосипедны ел буе эффектив кулланырга мөмкин булуын дәлиллиләр», – дип саный ул.
Спорт чаралары сериясен оештыручы Вадим Янгиров билгеләп үткәнчә, шәһәрдә җиңел атлетика манежлары дефициты сәбәпле, спортчылар, ярышларга әзерләнгәндә, шәһәр инфраструктурасын актив кулланалар – атнасына 100 км кадәр. Шуңа күрә Яңа Порттагы җәмәгать киңлекләренең Кабан күле яр буе белән бәйләнеше мөһим. Вадим Янгиров фикеренчә, бу маршрутларга махсус япма белән йөгерү юллары салырга кирәк – асфальт һәм бетон буеча йөгерү сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.
Җәмәгать киңлекләрен эксплуатацияләү мәсьәләләрен Казан парклары һәм скверлары дирекциясе җитәкчесе урынбасары Лилия Якупова күтәрде. Ул чүп контейнерларын урнаштыру схемасын проектлау стадиясендә үк эшләргә кирәклегенә игътибар итте, югыйсә киңлек эстетикасы югала.
Очрашуга йомгак ясап, «СМУ-88» компанияләр төркеме генераль директоры Наил Галиев уртак эшне дәвам итәргә тәкъдим итте.
«Очрашуларыбызның нәтиҗәсе алга таба проектлауда таянылачак ниндидер иҗтимагый хартия булырга тиеш. Хыял һәм стандартларны берләштерү җиңел түгел, ләкин яңа иҗтимагый киңлекләр иртәгә дә, 50 елдан соң да актуаль булсын өчен без үзгәрешләрдән курыкмаска тиешбез», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, «СМУ-88» инициативасы белән оештырылган шәһәр җәмгыятьләре белән беренче очрашу Яңа Порт редевелопменты контекстында тарихи мирасны һәм милли үзенчәлекне саклауга багышланган иде. Нәтиҗәдә Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе каршында шәһәрнең әлеге өлешендәге яңа урамнарга исем бирү буенча эшче төркем булдырылды. Шулай ук тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов Яңа Порт бистәсен үстерүдә Яңа Татар бистәсе мирасы турында ачык лекция укыды.