В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Исәпкә алу методологиясе илдәге бөтен халыкны 100 процент колачлауны күздә тота.
Фото: Марат Мугинов
Исегезгә төшерәбез, 1-нче октябрьдә Россиядә халыкны исәпкә алу кампаниясенең беренче этабы старт алды, ул илнең 26 төбәгендә үтеп керү авыр булган 2,5 мең торак пунктны үз эченә алачак. Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның апрелендә узачак. Кампаниянең үзенчәлеге шунда ки, бу - соңгы традицион һәм беренче цифрлы исәпкә алу. Барлык сан алучылар планшетлы компьютерлар белән тәэмин ителәчәк.
«Үтеп керү авыр булган районнарда халык санын алу вакытында планшетлар һәм программа белән тәэмин ителеш үзләрен яхшы яктан күрсәтте, - дип уртаклашты төбәкләрдә яңа технологияләр куллануның беренче тәҗрибәсе белән Павел Смелов. - Халык санын алучыларга, аларның төрле яшьтәге кешеләр булуын да исәпкә алып, барысы да шактый аңлаешлы һәм уңайлы иде. Һәм иң мөһиме - алар программаның автомат рәвештә хаталарны билгеләвен, әгәр ниндидер мәгълүматлар дөрес кертелмәгән яки нәрсәдер төшеп калган булса, күрсәтүен билгеләделәр. Ягъни программа, әгәр ниндидер аңлашылмаучанлыкны күрсә, формаль-логик хаталар бетерелгәнче, киләсе сорауга үтәргә мөмкинлек бирми».
Шул ук вакытта, П.Смелов сүзләренчә, планшетлар һәм исәпкә алу кәгазьләренең «тест-драйв»ы нәтиҗәләре буенча, халык санын алуда авыр үтемле районнарда сораштыру методологиясенә һәм халык турында мәгълүматлар җыю өчен файдаланыла торган программа тәэмин ителешенә үзгәрешләр кертеләчәк. Программадагы төзәтмәләр шулай ук халык санын алу кәгазен Дәүләт хезмәтләре порталында халык өчен мөстәкыйль рәвештә тутырганда уңайлырак итәчәк, дип өстәде Росстат җитәкчесе урынбасары.
Ведомствода шулай ук дистанцион онлайн-исәпкә алу варианты коронавирус пандемиясе дәвам итү шартларында аеруча популяр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы. Халык санын алуны дистанцион рәвештә үтәргә теләүчеләр саны зур шәһәрләрдә аеруча югары. Шул ук вакытта авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күбесе исәпкә алучылар белән аралашуга шат. «Әгәр дә йортлар һәм фатирлар буенча йөргәндә кемдер сан алучы белән элемтәгә керергә теләмәсә яки авырса, һичшиксез, Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алуны ничек узу турында тулы тасвирлама булган кәгазь алачак», - дип хәбәр итте П.Смелов. Исегезгә төшерәбез, Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3,5 меңнән артык исәпкә алучыны эшкә җәлеп итү планлаштырыла.
Росстат башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, исәпкә алу методологиясе теләсә кайсы очракта бөтен халыкны 100 процент колачлауны күздә тота. Илнең һәр кешесе исәпкә алыначак. Әлеге исәпкә алу мәгълүматлары илнең төрле төбәкләрендәге тормыш шартлары, хезмәт мобильлеге, этник үзгәрешләр турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк, күп кенә социаль әһәмиятле программаларның үтәлеше һәм төзәтмәләр кертелүе шуңа бәйле.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1-нче апреленнән 30-нчы апреленә кадәр цифрлы технологияләрне кулланып узачак. Алдагы халык санын алуның төп яңалыгы Россия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәп алу битен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буенча йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программалы планшетлар кулланачак. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр биналарында да теркәлергә мөмкин булачак.