Шәхси мәгълүмат хәтта ведомство белгечләренә дә билгеле булмаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Росстат белгечләре реаль вакыт режимында халык санын алуны әзерләүне һәм уздыруны күзәтә алачак. Халык санын алу барышын контрольдә тоту өчен мондый мөмкинлекләрне BI-платформа (BI – Business Intelligence) бирә, аның ярдәмендә Россия тарихында беренче тапкыр цифрлы халык санын алу үткәреләчәк. Әлеге Платформа Росстат белгечләренә реаль вакыт режимында һәм вак детальләрдә җанисәпкә әзерлек, үткәрү һәм нәтиҗәләр ясау аспектларын күзәтергә мөмкинлек бирә.
Исәпкә алуны уздырганда төп басым югары технологияләргә биреләчәк: исәпкә алучылар планшетлы компьютерлар белән тәэмин ителәчәк, исәп алу кәгазьләре электрон рәвештә булачак, ә гражданнарның үзлегеннән - дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу мөмкинлеге булачак. Меңнәрчә белгечләрне координацияләү, эшкәртү һәм мәгълүматны бастыру – барлык бу процесслар BI-платформа ярдәмендә идарә ителә һәм тәртипкә салына.
BI-платформа исәпкә алуның барышын көндәлек режимда күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта, ведомствода ассызыклаганча, шәхси мәгълүмат хәтта Росстат хезмәткәрләренә дә билгеле булмаячак.
Алдагы халык санын алу Россия тарихында уникенче булачак һәм яңа цифрлы форматта узачак. Төп яңалык стандарт яки расланган хисап язмасы булган очракта Россия халкы тарафыннан РФ дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буйлап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Исәпкә алуны шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да узарга мөмкин булачак.
Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3,5 меңнән артык кешене җәлеп итү планлаштырыла. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә россиялеләр пандемия фонында җанисәптә катнашуның дистанцион вариантына карата кызыксыну белдерә башлаган.
Халык санын алу барышында Россиядә елдан артык даими яшәүче кеше халык санын алу кәгазенең 33 соравына җавап бирәчәк. Алар ике зур блокка бүленгән: 23 сорау – халык санын алуда катнашучы һәм аның йорт хуҗалыгы турында, 10 сорау – торак шартлары турында. Бөтенроссия халык санын алу битләрендә тулысынча шәхси үзенчәлекләр бетереләчәк, аларда бернинди шәхси мәгълүмат та булмаячак. Исәпкә алу битләренә барлык җавапларны да респондентларның сүзләреннән кертәчәкләр. Бернинди раслаучы документлар да кирәк булмаячак.
Исегезгә төшерәбез, илдә эпидемия вәзгыяте аркасында Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары берничә тапкыр күчерелде. Халык санын алуның яңа срогы агымдагы елның октябрендә булачак. Күчерү турындагы тәкъдимне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.