Срокларны күчерү турындагы тәкъдимне РФ Президенты да хуплады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган Бөтенроссия халык санын алуны уздыру срокларын күчерү «илнең барлык төбәкләрендә исәпкә алу буенча эшне оптималь рәвештә оештырырга мөмкинлек бирә». Бу хакта Росстат хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта әзерлек эшләренең төп комплексы башкарылган – исәпкә алу кәгазьләренең формалары расланган, халык санын алу вакытында кулланылачак планшетлар әзерләнгән һәм төбәкләргә тапшырылган, барлык дәрәҗәләрдә исәпкә алу комиссияләре эше оештырылган, исәпкә алынучылар белән эшләргә теләүчеләр исемлеге формалаштырылган.
Халык санын алу вакытын регламентлаучы РФ Хөкүмәте карары проекты – 1-нче октябрьдән 31-нче октябрьгә кадәр – якын көннәрдә кертеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, халык санын алуның төп этабы Россия территориясендә 2020 елның 1-нче октябреннән 31-нче октябренә кадәр узарга тиеш иде. Әмма катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында сроклар 2021 елның апреленә күчерелде. Аннары алар 2021 елның көзенә күчтеләр.
Алдагы халык санын алу Россия тарихында уникенче булачак һәм яңа цифрлы форматта узачак. Төп яңалык стандарт яки расланган хисап язмасы булган очракта Россия халкы тарафыннан РФ дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буйлап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Исәпкә алуны шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да узарга мөмкин булачак.
Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3,5 меңнән артык кешене җәлеп итү планлаштырыла. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә россиялеләр пандемия фонында җанисәптә катнашуның дистанцион вариантына карата кызыксыну белдерә башлаган.