В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2024 елның 1 нче гыйнварыннан нәтиҗәләрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы комиссия аша бәхәсле дип игълан итәргә мөмкин булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Татарстанда капиталь төзелеш объектларын чираттагы дәүләт кадастр бәяләве тәмамланды. Республикада 2,8 млн артык күчемсез милек объектының кадастр бәясе билгеләнгән. Казанда 869 мең 323 объект (шуның 192 мең 572 се бина һәм 676 мең 751 е бүлмә), шулай ук 26 мең 542 машина-урыны тикшерелгән.
Агымдагы елда объектларны күпләп яңадан бәяләү Россиянең барлык төбәкләрендә дә үткәрелде. Дәүләт кадастр бәяләмәсен биналар, бүлмәләр, корылмалар, төзелеп бетмәгән объектлар һәм машина-урыннары үтәргә тиеш. Ноябрь аенда аның нәтиҗәләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 3140-р номерлы боерыгы белән расланды.
«Элегрәк, 2022 елда, 1,7 миллионнан артык җир участогына дәүләт кадастр бәяләве үткәрелгән иде. Закон буенча дүрт елга бер тапкырдан да сирәгрәк булмаган массакүләм бәя бирү каралган», - дип төгәлләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбаров.
Объектларның кадастр бәясе турында мәгълүматны Росреестрына караган бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына ТР буенча Роскадастр кертәчәк. Ведомство директоры Артем Костин аңлатканча, мәгълүматлар кабул ителгән көннән алып 15 эш көне эчендә кертелә.
Объектның кадастр бәясен Росреестрның «Гавами кадастр картасы», «Оnline режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат» һәм «Дәүләт кадастр бәяләмәсе мәгълүматлары фонды» онлайн-сервислары ярдәмендә белергә мөмкин. Моның өчен объектның кадастр номерын белү җитә. Шулай ук әлеге мәгълүмат ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында Дәүләт кадастр бәяләмәсе нәтиҗәләре бүлегендә дә бар.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елның 1 нче гыйнварыннан объектларны, шул исәптән капиталь төзелешне кадастр бәяләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы яңа комиссия шөгыльләнәчәк.
«Кадастр бәясе буенча юридик һәм физик затлар (әгәр аларның хокуклары һәм бурычларына кагылсалар) бәхәсләшә ала. Нәтиҗәләр комиссиядә яки судта күчемсез милек объектына карата аның базар бәясен билгеләү нигезендә дәгъва ителергә мөмкин», – дип билгеләп үтте ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.