Шалтыратулар 11-нче ноябрь 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). 11-нче ноябрьдә ТР буенча Росреестр идарәсе ТР Кадастр палатасы белән берлектә гараж амнистиясе буенча кайнар линия уздырачак. Казанда гражданнардан шалтыратулар 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Теләүчеләр консультацияне +7(843)255-25-71 телефоны буенча ала ала. Гараж амнистиясе буенча кайнар линияләр, мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле, атна саен уздырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, гараж амнистиясе турындагы федераль закон 2021 елның сентябрендә үз көченә керде. Ул озак еллар дәвамында россиялеләр карамагында булган гаражларга милек хокукын теркәү, шулай ук алар астындагы җирләрне бушлай бирү мөмкинлекләрен арттырды. Тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.