Яңа кагыйдәләр торак һәм бакча йортларына, хуҗалык корылмаларына, гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә кагыла.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май). Татарстанда күчемсез мөлкәтне (шәхси торак һәм бакча йортлары, хуҗалык корылмалары, гаражлар һәм алар урнашкан җир кишәрлекләрен) рәсмиләштерү сроклары кимеде.
Көнкүреш күчемсез мөлкәтен кадастр исәбенә кую өчен күп функцияле үзәкләр аша документлар тапшырганда рәсмиләштерү вакыты – 7 дән 5 көнгә кадәр, ә мондый объектларга хокук рәсмиләштергәндә 9 дан 5 эш көненә кадәр кыскартылды. Моннан тыш, кадастр исәбенә кую һәм хокукларны рәсмиләштерү процедураларын берьюлы башкарганда 5 эш көне тәшкил итәчәк (элек 12 көн иде).
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, яңа кагыйдәләр шулай ук көнкүреш күчемсез мөлкәт объектлары урнашкан һәм шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык, гараж төзү өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренә дә кагыла.