Моның өчен учреждениегә шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки электрон почта аша запрос җибәрергә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Татарстан халкы хәзер дәүләт фондыннан мәгълүматларны республиканың Кадастр палатасында соратып ала ала. Документларга ике юл белән запрос җибәрергә мөмкин – шәхсән яки электрон почта аша.
Шәхси мөрәҗәгать өчен Кулагин ур., 1 адресы буенча ТР Кадастр палатасы үзәгенә барырга кирәк. Бу очракта документларны гариза кабул ителгәннән соң 3 эш көненә кадәр көтәргә кирәк. Электрон рәвештә запрослар GFDZ_RT16@16.kadastr.ru электрон почтасы аша кабул ителә, моның өчен бланк тутыру зарур. Бу юл белән мөрәҗәгать итсәң, документлар 15 көн эчендә әзер булачак.
Бер тапкыр мөрәҗәгать иткәндә 10 нан да артык документ соратып булмый. Аларның оригиналлары белән танышу хокукы бинадан алып чыкмау шарты белән бирелә.
Хезмәт турында тулырак мәгълүматны ТР Кадастр палатасының рәсми сайтында яки +7(800)514-90-77 (өст. 2105, 2237) телефоны буенча белергә була.
Ай саен татарстанлылар күчемсез милекне рәсмиләштергәндә дәүләт фондыннан җир кишәрлекләренә 3 мең документ сората, ешрак бу җирләрне инвентаризацияләү һәм җир төзекләндерү эшләре материаллары. Дәүләт фондында барлыгы 500 меңнән артык документ саклана. Мәгълүматлар бирү өчен физик затлар да, күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар да, мәсәлән, кадастр инженерлары да мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.