Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2022, 16:54

ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте: мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре милекне бер көн эчендә терки ала

Моның өчен күпфункцияле үзәкләргә документлар тапшырырга һәм Росреестр бүлекчәсендә процедураны тизләтү турында гариза язарга кирәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь). ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләренең гаризалары буенча күчемсез милекне теркәү вакытын кыскартты. Хәзер хәрби хезмәткә чакырылучыларның туганнары һәм якыннары күчемсез милекне бер көндә рәсмиләштерә алалар.

Мөрәҗәгать иткәндә, татарстанлылар туганнарының махсус хәрби операциядә катнашуын расларга тиеш. «Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре тапшырган документлар өстенлекле тәртиптә каралачак, һәр конкрет очракка индивидуаль якын килү кулланылачак», – дип сөйләде ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Күчемсез милекне теркәү өчен бер көндә күпфункцияле үзәктә документлар тапшырырга һәм Росреестрның республикада теләсә кайсы бүлекчәсендә теркәлүне тизләтү турында гариза язарга кирәк. Гаризага мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзасы белән туганлыкны раслаучы документларның күчермәләрен (паспорт, туу турында таныклык, никах турында таныклык) беркетергә кирәк. Мобилизацияләнүчеләрнең статусын раслау өчен повестка яки хәрби комиссариаттан башка документ бирелергә тиеш.

Казанда Росреестр бүлекләре Авангард урамы, 74 (7 нче подъезд), Гагарин урамы, 103, Ямашев проспекты, 82, Җиңү проспекты, 100 адреслары буенча урнашкан. Барлык бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең рәсми сайтында басылып чыкты.

Моннан тыш, 26 нчы октябрьдән ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен кайнар линия ача. Күчемсез милекне теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Сорауларны +7(843)255-25-71 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Консультация шулай ук мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктларында үткәрелә. «Казан Экспо» һәм танк училищесында белгечләр һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сорауларга җавап бирә, дип хәбәр итә ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар