Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2023, 15:58

Россия кулланучылар күзәтчелеге: Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 33% ка кимегән

Бүгенге көндә эпидемия бусагасын узу олылар арасында гына саклана.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март, Татьяна Марюхова). Узган атнада Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыруның 15 мең 718 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атнага караганда 32,8% ка кимрәк һәм эпидемия бусагасыннан 31% ка түбән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Бүгенге көндә өлкәннәр арасында гына эпидемия бусагасының 4% ка артуы саклана, дип билгеләп үтте Л.Авдонина. «Әгәр элегрәк авыручылар санының пигында грипп вируслары 80% булса, соңгы атнада грипп вирусының күрсәткече уңай якка борылды, ул 44% кына тәшкил итә. Структурада В гриппы өстенлек итә», – диде ул.

Эпидсезон башланганнан бирле, ягъни 1 нче сентябрьдән, грипп вируслары 4636 очракта бүленгән, аларның 56% ы – А гриппы, Ә 44% ы – В гриппы. «Грипп булмаган этиологияле вируслар арасында беренче урында РС-вирус кала, алга таба – риновирус һәм метапневмовирус», – дип өстәде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Балалар арасында авыру очраклары аз процент саклана. Бүгенге көндә республикада 3 сыйныф карантинда – бу узган атнага караганда өч тапкыр кимрәк. Дәресләргә авыру симптомнары аркасында 73 бала кертелмәгән. Мондый мониторинг көн саен иртән мәгариф оешмаларында үткәрелә.

Бер тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясе белән авыруның 142 очрагы теркәлгән, ә 2023 елда – барлыгы 5085 очрак. «Бер атна эчендә без очракларның 18% ка артуын күрәбез, ләкин бу узган атнага караганда кимрәк, чөнки үсеш 22% тәшкил иткән иде», - диде Любовь Авдонина. 97% очракта авыру симптомсыз яки ОРВИ формасында уза. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, барлык очракларда да «Омикрон» штаммы һәм аның геновариантлары ачыклана. Аның сүзләренчә, коронавирус белән авыручылар саны тотрыклана.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, шәһәр территориясендә 17 вакытлыча йогышлы авырулар госпитале эшләвен дәвам итә. Ул 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә тәүлек буе вакцинация пункты эшләвен дәвам итүен искәртте.

Бүгенге көндә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә барлык вакциналар да җитәрлек, дип хәбәр итте В.Жаворонков. «Соңгы вакытта безнең сөйләмдә «гибрид иммунитет» дигән ярыммедицина термины кулланыла – бу пациент прививка да ясаткан, шулай ук авырган да. Чит илләрдә тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә, мондый иммунитетлы кешеләрнең авыр формада сирәк авырулары ачыкланган», - диде ул.

Барлык яңалыклар