Гомумән алганда, республика буенча күрсәткеч уртача күпьеллык дәрәҗәдән 11% ка югары булды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе талпан авырулары белән бәйле эпидситуациягә мониторингны төгәлләде. Сезон дәвамында медицина оешмаларына 9840 кеше мөрәҗәгать иткән, бу 2022 елның күрсәткече дәрәҗәсендә һәм күпьеллык уртача дәрәҗәдән 11% ка югарырак. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Казанда теркәлгән – 2963 очрак.
Тукай районыннан башка республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә талпан тешләве теркәлгән. Талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә барлык очракларның 80,4% ы булган.
Быел кешеләрдән алынган 5606 талпан тикшерелгән, аларның 1035 ендә иксод талпан боррелиозы (18,5%) бүленеп чыккан, дүртесендә талпан вирус энцефалиты китереп чыгаручы табылган. Кеше гранулоцитар анаплазмозы һәм кеше моноцитар эрлихиозына 1904 талпан тикшерелгән, йогышлылык 2,4% һәм 1,3% тәшкил иткән.
Быел 34 иксодлы талпан боррелиозы белән авыручы һәм дүрт талпан вируслы энцефалит белән авыручы теркәлгән, шул исәптән өч очрак РФ субъектларының эндемик территорияләреннән кертелгән.
Татарстанда акарицид (талпанга каршы) эшкәртүләр – 2,7 мең гектар мәйданда, җәйге сәламәтләндерү оешмаларында эшкәртелергә тиешле территорияләрдә 100% үткәрелгән.
Талпан вируслы энцефалитына каршы иммунизацияне 10 мең 230 кеше, шул исәптән 1585 бала ясаткан.
Ведомствода искә төшергәнчә, 2023 елда республикада талпан инфекцияләре сезоны язның иртә башлануы һәм җылы чор белән бәйле рәвештә гадәттәгедән иртәрәк башланды. Беренче очрак 25 нче мартта теркәлгән, ә алдагы елда – 10 нчы апрельдә.
Быелгы талпан инфекцияләре сезонының үзенчәлеге шунда ки, июльдә эссе һава торышы белән бәйле очраклар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6% ка кимегән һәм киресенчә, сентябрьдә җылы көзге һава торышы белән бәйле рәвештә очраклар саны 33% ка арткан.
Талпаннардан саклану өчен вакцинация узарга кирәк. Курс ике прививкадан тора, алар арасындагы интервал – 5 айдан 7 айга кадәр. Прививкалар арасындагы минималь интервал 1-2 ай тәшкил итә. Шуңа күрә вакцинацияне алдан узарга киңәш ителә, ул инфекциянең табигый учагына чыгуга ике атна кала тәмамланырга тиеш, ә ревакцинация бер елдан соң үткәрелә.