В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда медицина учреждениеләренә 11 кеше мөрәҗәгать иткән
Фото: Марат Мөгыйнов
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әлеге бөҗәкләр талпан вируслы энцефалитын, иксод талпан боррелиозларын, гранулоцитар анаплазмозны һәм кешенең моноцитар эрлихиозын таратучылар булып торалар. Талпан вируслы энцефалиты буенча Татарстанның 30 районы, шул исәптән Казан, ә иксодлы талпан боррелиозы буенча тулаем республика эндемик территория булып санала. Бу сезонда тикшерелгән талпаннарда инфекцияле бөҗәкләр ачыкланмаган.
Белгечләр, ял итү урыннарына һәм урман массивларына чыкканда, талпаннан саклану чараларын күрергә кирәклеген тагын бер кат искәртә. Моның өчен алар бөтен тәнне каплый торган кием кияргә, куркыту чаралары – репеллентлар кулланырга, кайткач, үзеңне һәм якыннарыңны тикшерергә киңәш итә.
Талпан тешләгән очракта, квалификацияле медицина ярдәме алу өчен, үзәк район хастаханәсенә яки территориаль поликлиникага мөрәҗәгать итү зарур. Мондый мөмкинлек булмаганда, куркынычсызлык чараларын үтәп, талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга, тешләгән урынны 5% лы йод эремәсе, 70% лы спирт һ.б. белән дезинфекцияләргә, кулларны сабын белән юарга, алынган талпанны тыгыз ябыла торган савытка салып куярга кирәк.
Шуннан соң талпанны ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясендә яки медицина оешмаларының ПЦР-лабораторияләрендә тикшерү мөһим. Соңгыларының моның белән шөгыльләнү өчен махсус бәяләмәсе булырга тиеш. Талпаннарны лабораториядә тикшерү өч тәүлектән дә соңга калмыйча үткәрелсә яхшы. Аның нәтиҗәләре буенча табиб дәвалау билгеләү турында карар кабул итә. Әгәр бөҗәкне тикшерү мөмкин булмаса, талпанга каршы иммуноглобулин кулланып, ашыгыч профилактика чаралары гамәлгә ашырыла.