Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2022, 11:55

Татарстанда Кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәте балалар лагерьлары өчен коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрне бетерде

Учреждениеләрне 100 процент тутырырга һәм саф һавада массакүләм чаралар уздырырга рөхсәт ителә, әмма ата-аналар көннәре элеккечә үк тыела.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы апрель, Алинә Бережная). Татарстанда бу җәйдә шәһәр читендәге лагерьлар балаларны проект егәрлегеннән чыгып кабул итә алачак. Моңа кадәр лагерьларның тулылыгы 75% тан артмаска тиеш иде. Моннан тыш, саф һавада аниматорлар һәм тренерлар чакырып массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җәйге ялның яңа кагыйдәләре турында сөйләде.

Быел ял итүчеләр, узган елдагы кебек, бер үк вакытта кермәсә дә була. Л.Авдонина аңлатканча, балалар шәһәр читендәге лагерьга тәүлек дәвамында керә ала. Әмма сменалар арасында тәнәфес ике көннән дә ким булмаска тиеш.

Сменалар вакытында аниматорлар, тренерлар һәм башка чакырылган затларны җәлеп итеп, массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә, мондый чараларны бары саф һавада гына үткәрергә мөмкин, дип ассызыклады Россия Кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Смена башланырга ике көн кала шәһәр читендәге лагерьларның барлык хезмәткәрләре дә коронавируска тест тапшырырга тиеш. «Моңа кадәр барлык төр лагерь хезмәткәрләре дә COVID-19 га тест узарга тиеш иде, бүген әлеге таләп шәһәр яны лагерьлары хезмәткәрләренә карата гына саклана», – дип хәбәр итте Л.Авдонина. Шулай ук лагерь хезмәткәрләрен атна саен тикшерү дә гамәлдән чыгарыла.

Шәһәр читендәге лагерьларда азык-төлек блогы хезмәткәрләре элеккечә битлек режимын сакларга тиеш, учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе медицина хезмәткәре булуы зарур. Шул ук вакытта ата-аналар көннәре тыелуы дәвам итә.

«Шәһәр читендәге барлык лагерьлар да санитар таләпләрне үтәүгә экспертиза уза. Алар Россия Кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәтенең санитар-эпидемиологик бәяләмәсен алганнан соң гына ачык булачак», – дип ассызыклады Любовь Авдонина.

Барлык яңалыклар