В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инфекция күрсәткечләре узган елның шул ук чорыннан 4,2 тапкыр югарырак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель). 2023 ел башыннан Татарстанда скарлатина белән авыруның 1097 очрагы теркәлгән, бу 2022 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 4,2 тапкыр югарырак.
Скарлатина – кискен йогышлы авыру, ул бизгәк, интоксикация, кискен тонзиллит һәм бик каты нокталы тимгелләр белән озатыла, дип искә төшерәләр Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә.
Инфекция чыганагы булып еш кына скарлатина белән авыручылар, сирәгрәк ангина белән авыручылар һәм стрептококкларның аерым төрләрен йөртүчеләр (инфекцияне йөртүчеләр сәламәт яки стрептококк авыруларыннан соң сәламәтләнгән кешеләр булырга мөмкин) тора. Традицион рәвештә скарлатина балалар авыруы булып санала. Балаларның якынча 80% ы 3-10 яшьтә, гадәттә, оешкан коллективларга йөргәндә йоктыралар, ә менә өлкәннәр сирәгрәк авырый. Инфекция башлыча һава-тамчы юлы белән тарала. Контакт-көнкүреш һәм азык-төлек юлы белән йоктыручылар сирәк күзәтелгән.
Авыру температураның 39 градуска кадәр күтәрелүеннән, косудан, тамак авыртуыннан башлана. Шунда ук көчле интоксикация, баш авырту, хәлсезлек күзәтелә. Берничә сәгатьтән соң яки икенче көнне, гадәттә, тире кызара һәм анда вак нокталар рәвешендә тимгелләр барлыкка килә. Ул бигрәк биткә күп чыга, борын-ирен өчпочмагы һәм ияккә тимгелләр чыкмый. Аннары тимгелләр ян-якларда, корсак астында, бот төбендә, култык астында, тез астында барлыкка килә. Тимгелләр уртача 3-5 көн була, ләкин ул күпкә иртәрәк тә юкка чыгарга мөмкин.
Скарлатинаны профилактикалау өчен көзге, кышкы һәм язгы чорларда витаминнар һәм микроэлементлар эчәргә; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә; ОРВИ белән авыручылар күбәйгән чорда кеше күпләп җыела торган урыннарга бармаска; эчү яки ашау өчен бер үк савыт-саба кулланмаска (бигрәк тә өйдә яки эштә авыручы булса); аралашканда билгеле бер дистанция сакларга; биналарны еш җилләтергә һәм аларда дымлы җыештыру үткәрергә кирәк.