Республикада авыру очраклары юк, әмма халыкка прививка статусын истә тотарга киңәш итәләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Татарстанда кызамык авыруы очраклары теркәлмәгән, әмма кайбер илләрдә һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә катлаулы хәл күзәтелә. Үзләрен саклап калу өчен, халыкка прививка статусын истә тотарга киңәш итәләр. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Кызамыкка каршы прививка 12 айлык һәм 6 яшьлек балаларга, авырмаган, прививка ясатмаган яки бер тапкыр гына ясалган, шулай ук прививка статусын белмәгән яки куркыныч астында булган кешеләргә кирәк. «Әгәр сез башка илгә сәяхәт итәргә уйлыйсыз икән, киткәнче 2 атна алдан прививка ясатырга киңәш ителә», – дип өстәде Л.Авдонина. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникаларда ясатырга була. Бу елга план – 5 мең татарстанлыны вакцинацияләү һәм тагын 45 мең кешене ревакцинацияләү.
Кызамык симптомнары арасында тәннең югары температурасы (якынча 40 градус), конъюнктивит, авыруның 4 көненә бит һәм тәндә тимгелләр барлыкка килү бар. Шул ук вакытта кызамыкның таралу чоры өч атнага кадәр.
Тулаем республикада грипп һәм коронавирус буенча хәл тотрыклы. ТР Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, тәүлек эчендә Covid-19 белән 68 кеше авырып киткән. Гыйнвар аенда коронавирус очраклары узган елның декабре белән чагыштырганда 34% ка кимегән.
Авырулар таралуны профилактикалау өчен аэропортларда санитар контроль дәвам итә. Бер тәүлек эчендә 4409 пассажир, шул исәптән чит илдән кайткан 1120 пассажир тикшерү узган. Ел башыннан алып белгечләр 1 млн 190 меңнән артык кешене тикшергән, шуларның 53 меңе Татарстанга башка илләрдән килгән. Моннан тыш, мәктәпләрдә фильтрлар эше дәвам итә, дәресләргә бер тәүлек алдан 63 бала кертелмәгән. Бүгенге көндә 14 мәктәптә 36 сыйныф карантинда.
Гыйнварның өченче атнасында 18 мең 147 татарстанлы грипп белән авырган – бу гыйнварның икенче атнасына караганда 9,6% ка кимрәк. Авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 2% ка түбән. Грипп вируслары структурасында B штамы 60% өстенлек итә, AH1N1 штамы 2% тәшкил итә. «Грипп симптомнары буенча ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүләр саны декабрь белән чагыштырганда өч тапкыр кимеде. Без иң югары күрсәткечләрне уздык, авыручылар саны «юк» дәрәҗәсенә төшә», – дип нәтиҗә ясады ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.