Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2024, 13:39

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстанда талпаннар активлыгы сезоны башлануы турында хәбәр итә

Республика халкына талпан энцефалитына каршы вакцина ясатырга кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр

Фото: Денис Гордийко

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә талпан активлыгы сезоны башлануы турында хәбәр иттеләр. Әлеге бөҗәкләр талпан вируслы энцефалитын, иксод талпан боррелиозларын, гранулоцитар анаплазмозны һәм кешенең моноцитар эрлихиозын таратучылар булып торалар.

Узган ел йомгаклары буенча республикада талпан вируслы энцефалиты белән авыруның биш очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кергән – авыру Россиянең башка субъектлары территорияләрендә йоктырылган. Тагын ике кеше республиканың эндемик районнарында зарарланган. Шулай ук иксод талпан боррелиозы белән чирләүнең 48 очрагы теркәлгән, бу 2022 ел күрсәткеченнән 15% ка кимрәк.

Талпан вируслы энцефалиты буенча Татарстанның 30 районы, шул исәптән Казан, ә иксодлы талпан боррелиозы буенча тулаем республика эндемик территория булып санала.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, эндемик территорияләргә чыгып, билгеле бер эш төрләре башкаручыларга талпан энцефалитына каршы вакцина ясатырга кирәклеге турында искәртә. Бу эшне иртәрәк башлавың хәерле, чөнки процедура ике прививкадан тора, алар арасындагы минималь интервал 1-2 айны тәшкил итә. Вакцинация инфекция йоктыру куркынычы булган урыннарга чыгарга ике атна кала төгәлләнергә тиеш. Ревакцинация бер елдан соң үткәрелә.

Талпан энцефалиты – кешенең үзәк нерв системасын зарарлый торган куркыныч авыру, ул инвалидлыкка яки үлемгә китерергә мөмкин. Авыру йоктыру язгы-көзге сезонга хас, бу вакытта талпаннарның иң зур активлык чоры күзәтелә. Инкубация чоры 1-60 көн тирбәлеш белән 2 атнага кадәр дәвам итә.

Барлык яңалыклар