В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкка медицина битлеге кияргә һәм ревакцинация үтәргә киңәш итәләр.
Фото: Денис Гордийко
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 109 очрагы ачыкланган, бу 30% ка үсеш дигән сүз. Инфекция таралу коэффициенты 15,7% тәшкил итә. «Инфекция таралышы үсүгә карамастан, күпчелек очракта авыру ОРВИ кебек җиңел формада һәм симптомсыз рәвештә уза», - диде Л.Авдонина. Аның сүзләренә караганда, авыру очракларының 95% ы омикрон штаммына туры килә.
Республикада COVID-19 инфекциясен ачыклау буенча чаралар дәвам итә, соңгы тәүлек эчендә 7 мең 750 тест тапшырылган һәм 43 самолет каралган, шуларның 15 е чит илләрдән кайткан. Л.Авдонина вакцинация яки кичерелгән авыру турында гамәлдәге сертификаты булмаган кешеләр, чит илдән кайткач, өч көн эчендә ПЦР-тест тапшырырга һәм дәүләт хезмәтләре порталына мәгълүматларны кертергә тиешләр, дип искә төшерде.
Бүгенге көндә Татарстанда коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 2 млн 360 мең кеше ясаткан, икенчесен – 2 млн 490 мең кеше, дип хәбәр итте Владимир Жаворонков. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында прививканың беренче компоненты 654 мең кешегә ясатылган, икенчесе – 439 мең кешегә.
Ревакцинациянең түбән темплары табибларны борчуга сала. 19 нчы августка 379 мең 234 татарстанлы кабат вакцинация үткән, ә 1 млн 528 мең 308 кеше, ягъни халыкның якынча чиреге узарга тиеш булган. Владимир Жаворонков искә төшергәнчә, коронавирустан прививканы поликлиникаларда һәм «Южный» сәүдә үзәгендәге вакцинация мобиль пунктында ясатырга мөмкин.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары шулай ук «Спутник V» вакцинасының беренче компоненты тулысынча «Спутник Лайт»ка туры килүен искәртте. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә коронавируслы пациентлар өчен урыннар җитәрлек, яңа стационарлар ачу таләп ителми.
Л.Авдонина йогышлы авырулар сезоны якынлашуын билгеләп үтте. Көчле респиратор йогышлары белән зарарлану саны арта.
«Вакцинация грипптан һәм аның өзлегүләреннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып кала бирә. Хәзер прививкалар ясау өчен иң уңай вакыт – иммунитет авырулар санының күтәрелүенә кадәр формалашырга өлгерәчәк», – дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков.
Бүгенге көндә республика халкы «Совигрипп» вакцинасы белән прививка ясата ала, ә якын көннәрдә «Ультрикс Квадри» вакцинасы да кулланышта булачак, ул хәзерге вакытта Татарстанның медицина оешмаларына бүленә.
Прививканы шәһәр халкы яшәү урыны буенча поликлиникаларда һәм «Южный» сәүдә үзәгендә вакцинацияләүнең мобиль пунктында ясата ала. Шул ук вакытта гриппка каршы прививкаларны COVID-19 прививкасы белән бер үк вакытта ясатырга була.
Сентябрь аенда уку елы башлану сәбәпле, төрле авырулар килеп чыгуы көтелә, Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы уку учреждениеләрендә вәзгыятьне контрольдә тотачак һәм, вәзгыятьтән чыгып, тиешле карарлар кабул итәчәк, дип ышандырдылар спикерлар.