Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2022, 12:08

Россия Кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР идарәсе: чикләүләрне бетерү мәсьәләсе карала, әлегә ахыргы карар юк

Тәүлек эчендә республикада COVID-19 авыруының 3600 яңа очрагы ачыкланган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче февраль, Алинә Бережная). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны гыйнварның беренче атнасыннан бирле арта. Узган тәүлектә республикада COVID-19 инфекциясен 3 мең 600 кеше йоктырган. Узган атна белән чагыштырганда, авырулар саны 2,6 тапкырга арткан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстанда авыручыларның анализларын, сайлап алып, коронавирус штаммын ачыклауга җибәрәләр – 84% очракта омикрон ачыклана, 16% – дельта. «Омикрон штаммы белән авырган 21 кеше чит илләргә чыккан, калганнары республикада авырып киткән», – дип аңлатты Любовь Авдонина. Ул авыруның омикрон штаммы җиңел формада узуын искәртеп үтте. Әйтик, 315 кеше авыруны кискен респиратор-вирус инфекциясе формасында кичергән, 6 кешенең хастаханәдән тыш пневмония булган, 13 енең авыруы симптомсыз узган.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары, Татарстанда омикрон штаммы белән авыруның үзенчәлеге белән бәйле рәвештә, ковид чикләүләрен йомшартырга мөмкиннәр, дип хәбәр итте. «Без көчле респиратор йогышлар сезоны өчен хас булган профилактик чараларга күчәбез. Нинди дә булса өлкәдә чикләүләрне бетерү мәсьәләсе эшләнәчәк, әлегә соңгы карар юк», – дип аңлатты Любовь Авдонина.

Шул ук вакытта республикада грипп һәм кискен респиратор-вирус инфекциясе белән авыручылар саны 32% ка кимегән, эпидемия бусагасы элеккечә 58% ка арткан. Күбрәк өлкәннәр авырый. Соңгы атнада грипп белән авыруның нибары 2 очрагы ачыкланган.

Белем бирү оешмаларында фильтр эше дәвам итә, грипп һәм кискен респиратор-вирус инфекциясе симптомнары булган балалар саны кими. 216 бала укыган 12 сыйныф карантинда, тулаем ябылган мәктәпләр юк.

Барлык яңалыклар