Соңгы тәүлек эчендә Казанда COVID-19 белән авыруның 73 яңа очрагы ачыкланды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Татарстанда яңа ел бәйрәмнәреннән соң яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Соңгы тәүлек эчендә республикада 114 яңа COVID-19 очрагы ачыкланды.
«Соңгы көннәрдә үсеш узган атна белән чагыштырганда 8% тәшкил итте, – дип сөйләде бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Бу үсешне без фаразлаган идек, чөнки кешеләр ялда булды һәм күпләр нинди дә булса симптомнар булса да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәде. Әмма узган айның шул ук чоры (декабрьнең беренче яртысы) белән чагыштырганда, авыручылар саны ике тапкырга түбәнрәк, әмма рисклар кала бирә.
Любовь Авдонина укучыларның уку елы яңадан башлануын билгеләп үтте. Бу атнада дәресләргә 646 бала кертелмәгән. Сентябрь башыннан бирле укучылар арасында авыручыларның гомуми саны 31 мең 29 кешегә җиткән.
Күзәтүләр башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 белән авыруның 44 мең 72 очрагы ачыкланган. Соңгы тәүлек эчендә авыруның 114 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 73 очрак – Казанда. Республика хастаханәләреннән 97 кеше чыгарылган. Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 820 яңа авыру очрагы ачыкланган. Авыручыларның гомуми саны 10 млн 747 мең 125 кешегә җиткән.
Республикада эпидемия сезоны башланганнан бирле грипп белән зарарлануның 544 очрагы ачыкланган – бу соңгы елларда антирекорд. Шул ук вакытта 2018 елда 143 очрак теркәлгән, 2019 елда – 18 очрак, ә 2020 елда бер генә авыру очрагы да ачыкланмаган.