Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2021, 15:15

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте: Татарстанның шәһәр читендәге балалар лагерьларында ата-аналар көннәре элеккечә тыю астында

Шул ук вакытта җәйге савыктыру учреждениеләренең тулылыгы 75 %-ка кадәр артты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Алинә Бережная). Быел Татарстан укучылары Кара диңгез буенда ял итә алачак. Регионнан читтә урнашкан лагерьларда барлыгы 3,2 мең бала ял итәчәк. Быел балалар ялы чорында эшләячәк коронавируска каршы чаралар турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Узган җәйге сезон санитария кагыйдәләрен үтәү белән катгый чикләү шартларында узды, алар безгә аны уңышлы тәмамларга мөмкинлек бирде. Быел балалар ялын оештыруда төзәтмәләр бар», – диде Марина Патяшина.

Аерым алганда, бу җәйге сезонда балаларның башка төбәкләргә чыгуы рөхсәтеннән тыш, стационар, палатка лагерьлары эше рөхсәт ителә, лагерьларның тулуы 75%-ка кадәр арттырылган. Шулай ук ачык һавада берьюлы берничә отряд өчен массакүләм чаралар да рөхсәт ителә. Әмма элеккечә ата-ана көннәрен тыю гамәлдә кала.

Моннан тыш, бу сезонда лагерьлар хезмәткәрләре балаларны сәламәтләндерү учреждениеләре территорияләрен ташлап китә алачак, тик смена башланырга өч көн кала алар һичшиксез ПЦР методы белән коронавирга тест тапшырырга тиеш. «Лагерьга эшкә вакциация узган яки антитәннәре булган персоналны алырга тәкъдим ителде», – дип билгеләде Марина Патяшина. Шулай ук үзгәрешләр азык-төлек блоклары хезмәткәрләренә кагыла – алар, һичшиксез, смена башланырга өч көн кала эчәк инфекциясенә тест тапшырырга тиеш булачак.

Исегезгә төшерәбез, җәйге чорда 28 мең 885 Казан баласының ял итүе планлаштырылган, шуларның 13 меңнән артыгы шәһәр яны лагерьларында ял итүне сайлаган.

Барлык яңалыклар