Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2018, 10:25

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте “нитратлы” карбызларны алудан тыелырга өнди

Безнең полоса өчен бакча культураларының өлгерү вакыты – августның икенче яртысы.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Август – карбызлар һәм кавыннар вакыты. Россиядә бакча культураларын, нигездә, көньяк районнарда үстерәләр һәм көньяк илләрдән кертәләр. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре искәртә: “нитратлы” карбызларны алудын тыелырга кирәк, чөнки безнең полоса өчен бакча культураларының өлгерү вакыты – августның икенче яртысы.

Карбызлар тизрәк өлгерсен өчен фермерлар төрле ашламалар кулланалар. Күрсәтмәләрне төгәл үтәгәндә, аларның зыяны юк, ләкин азотлы ашламалар артык күп булганга, туфракта нитратлар барлыкка килә. Карбыз аларны яхшы үзләштерә һәм йомшагына сеңдерә. Карбызда нитратларның нормасы – 60 мг/кг, ләкин аларның 10 тапкыр артык булуы ихтимал. Бигрәк тә алар “иртә өлгерә торган” карбызларда күп була.

Карбызда нитратларның күп булуын түбәндәге билгеләр күрсәтә: шәмәхә төскә якын үтә кызыл төс; җепселләре сары төсле (яхшы карбызда алар ак булырга тиеш); “авырмый” торган карбызның кискән өлешендә бөртекчәләр җемелдәп тора, ялган карбызның өсте шома, ялтырап тора; карбыз йомшагын бер стакан суга салгач, су болганчыкланса, карбыз яхшы була.

Карбыз микроблы агулану сәбәбе дә була ала. Гамәлдәге санитар нормалар карбызны өлешләп сатуны тыя. Шуңа күрә, киселгән кавын-карбыз сатып алырга кирәк түгел, бигрәк тә санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан (юл буйларында, машиналарда) һәм документларсыз.

Гигиена кагыйдәләре турында да онытырга кирәк түгел:карбыз-кавынны кискәнче юарга, киселгән җимешне тәүлек эчендә ашап бетерергә кирәк.

Үзегезне начар хис итә башласагыз, өйдә дәваланырга кирәк түгел, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, диелә ведомство сайтында.

Барлык яңалыклар