В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны артуга карамастан, вәзгыять контрольдә кала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь, Диана Жиленкова). Бер атна эчендә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 1,7 тапкырга арткан. Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 белән зарарлануның 998 яңа очрагы ачыкланган, пандемия башланганнан бирле 168,5 меңнән артык очрак теркәлгән. Бүгенге көндә 98,5% очракта авыру симптомсыз яки җиңел формада уза. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Бүгенге көндә авыручылар саны бераз артуны исәпкә алып, тестларны колачлау буенча норматив күрсәткеч дә артты, һәм ул соңгы җиде көндә кабат 100 мең кешегә 300 не тәшкил итә, дип билгеләп үтте Любовь Авдонина. «Бу норматив күрсәткеч саклана. Тәүлегенә 11 мең 984 тест үткәрелгән. Монда ПЦР-диагностика да, экспресс-тестирование да керә», - дип аңлатты ул.
Л.Авдонина сүзләренчә, бүген Татарстанда катгый чикләү чараларын кертү кирәк түгел. Хәзерге вакытта әйләнештә йөри торган инфекция штаммнары пандемия башында теркәлгән COVID-19 вариантларыннан аерылып тора. «Авыру җиңелрәк кичерелә, күренеп торган симптомнар азрак. Бу штаммнар да контакт аша йога, ләкин бүгенге көндә вәзгыять тәкъдимнәр характерындагы профилактик чаралар ярдәмендә тулысынча контрольдә тотыла», – дип ассызыклады Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Бүген Татарстанда COVID-19 белән авыручылар өчен 972 койка җәелдерелгән, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Ул республикада койка фондының стационар ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыру өчен күбәйтелгәнлегенә игътибар итте. «Алабугада, Яшел Үзәндә һәм башка район үзәкләрендә койкалар пациентларны Казанга алып киләсе булмасын өчен җәелдерелде. Койка фонды тулы түгел, хәзерге вакытта биредә ниндидер проблемалар күрмибез», – дип сөйләде ул.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанга 3 млн 271 мең 353 доза коронавирус вакцинасы кайтарылган. Беренче компонент белән халыкның 89,7% ы прививка ясаткан, барлыгы 2 млн 734 мең 119 кеше вакцинацияләнгән. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 668 мең 952 татарстанлы вакцина ясаткан, вакцинаның икенче компонентын 490 мең 658 кеше алган. «Кызганычка каршы, олы буын прививканы яшьрәкләргә караганда азрак ясата. Шул ук вакытта коронавирустан соң була торган катлаулы өзлегүләр күзлегеннән караганда, нагрузка нәкъ менә олы буынның сәламәтлегенә туры килә», – дип ассызыклады В.Жаворонков.
Ул прививкаларны алты айдан соң ясатучыларның саны артып торуын билгеләп үтте. 2022 елның 16 нчы мартына республиканың 1 млн 926 кешесе коронавирустан вакцинацияләнгән. 16 нчы сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, кабат вакцинацияне 475 мең кеше узган. Шулай итеп, прививканы икенче тапкыр 1 млн 451 мең татарстанлы ясарга тиеш.
В.Жаворонков искә төшергәнчә, республика башкаласында «Җиңү Проспекты», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында вакцинация пунктлары эшләвен дәвам итә. «Без 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшлибез, моны эшкә баручы һәм кайтучы шәһәрлеләр вакцинацияләнә алсын өчен оештырдык. Әлегә анда чиратларны күзәтмибез. Шулай да, үсеш бара. Грипптан да, COVID-19 дан да прививка ясатырга мөмкин», – диде спикер.
Моннан тыш, көн саен 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Южный» сәүдә үзәгендәге вакцинация мобиль пунктында прививка ясарга була. Ә Чуйков урамы, 54 адресы буенча урнашкан 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә (3 нче терминал) процедураны төнлә, 20:00 дән 7:30 га кадәр үткәрәләр.
«Интраназаль вакцинация – хәзер план гына түгел, ә чынбарлык», – дип игътибар итте В.Жаворонков. «Безгә атомайзерлар килде – бу препаратны йоткылык өстенә сиптерә торган махсус шприц насадкалары. Шуңа бәйле рәвештә бездә ике төрле вакцинация үткәрелә: мускулларга кертелә торган һәм интраназаль. Мускулларга кертелә торган вакцинация авыруның авыр этапларын булдырмый калу максатыннан ясалса, интраназаль – авырып китү куркынычын киметү өчен», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы һәм ике очракта да «Спутник V» вакцинасы кулланыла дип өстәде.
Татарстанда балалар арасында да коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Республикага барлыгы 8720 доза «Спутник М» препараты кайтарылган. 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 193 мең яшүсмер прививка ясаткан. Кайтарылган дозаларның 75% ы инде кулланылган. «Ата-аналардан балаларның зарарлануын булдырмый калу өчен йогышлы авырулар хастаханәләренә йөртмәүләрен сорыйсым килә. Балалар арасында коронавирусның авыр очраклары юк. Вәзгыять тотрыклы», - дип хәбәр итте В.Жаворонков.
Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, быел мәктәпләрдә иртәнге фильтрлар эше дәвам итте. Әйтик, соңгы тәүлектә дәресләргә 256 бала кертелмәгән – аларның теппературасы югары булган һәм башка ОРВИ симптомнары ачыкланган. 1 нче сентябрьдән 1493 укучыга дәресләргә керү рөхсәт ителмәгән. «Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда азрак, чөнки узган ел очраклар күбрәк иде. Фильтрлар эшләвен дәвам итә, класслар һәм ябык мәктәпләр юк», – дип хәбәр итте Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Соңгы атнада Татарстанда ОРВИ белән авыру 19% ка арткан. Бу сезонлы күтәрелеш һәм ул көтелгән, дип хәбәр итте Л.Авдонина. «Бүген грипп очраклары теркәлми. Гриппка каршы прививка ясау өчен нәкъ менә хәзер иң уңайлы вакыт, чөнки иммунитет ясалганчы ким дигәндә ике атна үтәргә тиеш», – дип тәкъдим итте Л.Авдонина. «Гриппның төп үсешен һәм барлыкка килүен без традицион рәвештә октябрь уртасында яки ноябрь башында көтәбез», – дип өстәде ул.
Бүген сырхауханәләрдә һәм вакцинациянең мобиль пунктларында «Совигрипп» препараты ясатырга була. 6 ае тулган балаларны һәм йөкле хатын-кызларны (II-III триместрда) вакцинацияләү өчен «Ультрикс Квадри» вакцинасы туры килә, прививканы хатын-кызлар консультациясендә дә ясатырга була.