Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2022, 14:13

Эпидемия башланганнан бирле талпан тешләү сәбәпле 3,2 меңнән артык татарстанлы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән

Бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек югары.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпаннар тешләү белән 3275 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 1,8 тапкыр һәм уртача еллык күрсәткечтән 1,5 тапкыр күбрәк.

Талпан энцефалиты буенча республиканың 30 административ территориясе, шул исәптән Казан да эндемик булып тора. Зыян күрүчеләрнең күбесе талпаннарны урман массивларында эләктергән – 40,8%, бакча-дача участокларында – 28,8%, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 13,7% һәм болын зоналарында – 11,3%.

Эпидсезон башыннан бирле кешеләрдән алынган 674 талпан тикшерелгән: шуларның 182 се иксод талпан боррелиозын кузгатучы булган (гомуми санның 5,6% ы), талпан вируслы энцефалитын кузгатучы табылмаган.

Татарстанда талпанга каршы эшкәртү эше 1307,4 га мәйданда башкарылды – планның 80,5% ы, шул исәптән 633,3 га мәйданлы җәйге сәламәтләндерү оешмалары территорияләре эшкәртелгән, алар буенча план 100% ка үтәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Быел талпан энцефалитыннан республиканың 2729 кешесе, шул исәптән 160 бала прививка ясаткан.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе талпаннар тешләвеннән сакланырга ярдәм итәчәк кагыйдәләрне искә төшерә:

тәбәнәк куакларны урап узарга;

урманда булганда ботакларны сындырмаска;

аякларны тулысынча ябарга һәм баш киеме кияргә;

урманга барып кайткач, киемне селкеп алырга, гәүдәне карарга, чәчләрне тарак белән тарарга.

Талпан тешләгән очракта, мөмкин кадәр тизрәк талпанны алдыру өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң, энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен, аны лаборатор тикшеренүгә илтеп бирергә киңәш ителә.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны
мөстәкыйль рәвештә алырга кирәк. Тешләгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки
йод) белән дезинфекцияләү, шуннан соң кулларны сабынлап яхшылап юу зарур.
Чыгарылган талпанны герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, ТР
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов ур., 13а) китерергә кирәк.
Барлык яңалыклар