Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2023, 12:48

Россия кулланучылар күзәтчелеге Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарды

Пациентларга кабат стационарларга барырга рөхсәт иттеләр, һәм битлек режимы мәҗбүри түгел.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы апрель). Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимү сәбәпле, 4 нче апрельдән Татарстанда чикләү чаралары гамәлдән чыгарылды. Алар медицина һәм мәгариф оешмаларында, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә (приютларда, балалар йортларында, интернатларда һ.б.) 2022 елның 15 нче декабреннән ТР Баш дәүләт санитар табибы карары буенча кертелгән иде.

Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада 2023 елның 11 атнасыннан барлык яшь төркемнәрендә грипп һәм ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе кимү тенденциясе күзәтелә. 11 нче атнада ул эпидемия чигеннән 34% ка, 12 нче атнада 41% ка, 13 нче атнада 45% ка түбәнрәк булган.

Шулай итеп, медицина оешмаларында, балалар һәм өлкәннәр тәүлек әйләнәсе булган оешмаларда (мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә) стационар авыруларга бару тыелуы, персонал һәм килүчеләр өчен мәҗбүри битлек режимы, пациентларга көненә 2 тапкыр термометрия үткәрү гамәлдән чыгарылды.

Шул ук вакытта Россия кулланучылар күзәтчелегендә халыкка сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм социаль оешмаларда, җәмәгать транспортында һәм 1,5 метрлы дистанция үтәлмәгән кеше күп булган урыннарда медицина битлекләрен киюне дәвам итәргә киңәш итәләр.

Барлык яңалыклар