В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пациентларга кабат стационарларга барырга рөхсәт иттеләр, һәм битлек режимы мәҗбүри түгел.
Фото: Денис Гордийко
Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада 2023 елның 11 атнасыннан барлык яшь төркемнәрендә грипп һәм ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе кимү тенденциясе күзәтелә. 11 нче атнада ул эпидемия чигеннән 34% ка, 12 нче атнада 41% ка, 13 нче атнада 45% ка түбәнрәк булган.
Шулай итеп, медицина оешмаларында, балалар һәм өлкәннәр тәүлек әйләнәсе булган оешмаларда (мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә) стационар авыруларга бару тыелуы, персонал һәм килүчеләр өчен мәҗбүри битлек режимы, пациентларга көненә 2 тапкыр термометрия үткәрү гамәлдән чыгарылды.
Шул ук вакытта Россия кулланучылар күзәтчелегендә халыкка сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм социаль оешмаларда, җәмәгать транспортында һәм 1,5 метрлы дистанция үтәлмәгән кеше күп булган урыннарда медицина битлекләрен киюне дәвам итәргә киңәш итәләр.