Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2022, 11:32

Россия кулланучылар күзәтчелеге: ковидка каршы элек кертелгән барлык чикләүләр гамәлдән чыгарылган

Эпидемиологик вәзгыять начарланган очракта алар яңадан кертелергә мөмкин.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). 1 нче июльдән Россиядә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле барлык чикләүләр бетерелде. Хәзер ковидка каршы чаралар бары тик тәкъдим характерына гына ия.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, соңгы дүрт айда илдә эпидемиологик процессның интенсивлыгы тотрыклы кимүе күзәтелә. Авырулар санының бер атналык күрсәткече 64 тапкырдан артык кимеде һәм пандемия башланганнан бирле минималь күрсәткечләрдә тора.

Бүгенге көндә Россиядә пациентларның 93% ы вирусны җиңел формада яки симптомсыз кичерә, ә җәен омикрон штаммының кискенләшү ихтималы бик аз.

Шуңа да карамастан, эпидемиологик вәзгыять Россия кулланучылар күзәтчелегенең катгый контролендә кала һәм ул начарайган очракта моңа кадәр бетерелгән чикләүләр кабат кертелергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ковидка каршы чикләүләрне бетерү, төбәктәге һәм илдәге эпидемиологик вәзгыятьнең үзгәрү динамикасын исәпкә алып, этаплап барды.

Әйтик, 6 нчы июньнән Татарстанда һәм аның башкаласында транспорт, такси, җәмәгать туклануы йортларында, сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында медицина битлекләрен киеп йөрү мәҗбүри түгел.

Барлык яңалыклар