Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.02.2026, 12:50

Россия мәгариф күзәтчелеге Казанның 24 мәктәбенә «Сыйфат билгесе» тапшырган

Бүләк үрнәк булган һәм алдынгы тәҗрибәләрне уртаклашу үзәгенә әйләнгән учреждениеләргә тапшырыла

Денис Гордийко фотосы

Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Казанның 24 мәктәбенә беренче тапкыр «Белем бирү оешмалары өчен сыйфат билгесе»н тапшырган. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, аларның барысы да көчле һәм уңышлы мәктәпләр булып санала, башка учреждениеләр өчен үрнәк булып тора, укытучылар исә әлеге мәктәпләрдә тәҗрибә үзләштерә ала. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга йомгаклау хисабында башкаланың Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Россия мәгариф күзәтчелегенең «Сыйфат билгесе» проекты узган ел башланып киткән һәм ул ике юнәлештә гамәлгә ашырыла.

Казанда «Белем бирү буенча иң югары нәтиҗәләр» билгесен сигез белем бирү учреждениесе: 7, 122 нче гимназияләр, 131 нче лицей, «Елена-сервис» мәктәбе, 2 нче лицей-интернат, Казан федераль университетының махсус фәнни-укыту үзәге – IT-лицее, лицей-инженерлык үзәге һәм Лобачевский исемендәге лицей алган. Әлеге билге илнең 310 мәктәбенә тапшырылды, дип билгеләп үтте Ирек Ризванов.

Тагын бер «Югары бәяләү культурасы» билгесе Казанның 17 мәгариф учреждениесенә тапшырылган. Исемлектә 9, 12 нче мәктәпләрне, 3, 19, 94, 102, 139 нчы гимназияләрне, 23, 26, 83, 187 лицейларны, Лобачевский исемендәге лицейны, КИТТУ-КАИ инженерлык лицеен, Бала-Сити академиясен, Казанның Халыкара мәктәбен һәм 2 нче татар гимназиясен табарга була. Илдә әлеге билгегә 969 мәктәп ия булган.

Шунысын да өстәп әйтик, ел нәтиҗәләре буенча кредит булмаган рейтинглар өлкәсендә Россиядәге иң эре RAEX агентлыгы Казан мәктәпләрен шулай ук рейтинглар рәтенә керткән.

Әйтик, «Чыгарылыш сыйныф укучыларының көндәшлеккә сәләте буенча Россиянең иң яхшы 300 мәктәбе»нә Казан федераль университетының махсус фәнни-укыту үзәге – IT-лицее, 2, 7 нче лицей-интернат, 131 нче лицей, Лобачевский исемендәге лицей, 3, 7 нче гимназияләр, 18 нче мәктәп кертелгән.

«Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына укырга кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе» исемлегендә 83, 116, 131, 177 нче лицейларны, Лобачевский исемендәге лицейны, Казан федераль университетының махсус фәнни-укыту үзәген – IT-лицеен, 6, 19, 122 нче гимназияләрне, «Адымнар», 39 нчы мәктәпне күрергә була.

«Техник, табигый-фәнни юнәлешләр һәм төгәл фәннәр өлкәсендә чыгарылыш сыйныф укучыларының көндәшлеккә сәләте буенча Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә Казан федераль университетының махсус фәнни-укыту үзәге – IT-лицее, 131 нче лицей, Лобачевский исемендәге лицей кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 206 мәктәп эшли, аларда 182 мең укучы белем ала.

Барлык яңалыклар