4, 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен - мәҗбүри, 7 һәм 11 сыйныфларда мәктәп карары буенча үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтенроссия тикшерү эшләрен һәм милли белем бирү сыйфатын тикшерү графигын раслады.
2019 елда бөтенроссия тикшерү эшләре 5 марттан 25 апрельгә кадәр узачак. 4, 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен аларны язу мәҗбүри, 7 һәм 11 сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре мәктәп карары буенча үткәрелә.
Дүртенче сыйныф укучылары рус теле, математика һәм әйләнә-тирә дөнья буенча, бишенче сыйныф укучылары – рус теле, математика, биология, тарих, биология һәм тарих буенча, алтынчы сыйныф укучылары – рус теле, математика, биология, тарих, җәмгыять белеме һәм география буенча, җиденче сыйныф укучылары – рус теле, математика, биология, тарих, җәмгыять белеме, география һәм инглиз теле буенча, унберенче сыйныф укучылары география, физика, химия, биология, тарих һәм чит телләр буенча язачаклар.
Белем бирү сыйфатын милли тикшерүләр ике фән буенча үткәреләчәк: 6 һәм 10 сыйныфларда (8-12 апрель) физик культура һәм 5 һәм 8 сыйныфларда технология (октябрь).
Искәртеп узабыз, Бөтенроссия тикшерү эшләре һәр сыйныфта белем бирүне тәмамлау буенча гомуми белем бирү оешмаларында үткәрелә торган контроль эшләр булып тора. Бу - федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен аерым уку предметлары буенча үткәрелә торган йомгаклау контроль эшләре. Аларны оештыру бердәм расписание, биремнәрнең бердәм төрләрен һәм бәяләүнең бердәм критерийларын куллануны күздә тота.
Белем бирү сыйфатын бәяләү Федераль институты (ФИОКО) үзенең сайтында 2019 елда узачак Бөтенроссия тикшерү эшләре үрнәкләрен һәм тасвирламаларын бастырып чыгарды, дип хәбәр ителә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында.