В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хедлайнерлар – LEVEL UP төркеме һәм JUST BRASS тынлы бандасы
«Елмай» балалар паркында 28 июньдә «Рок-Дулкын 2025»V Бөтенроссия рок-музыка фестивале узачак. Ачык һавада сәхнәдә рок музыкасының 15 вәкиле чыгыш ясаячак.
Фестивальне танылган Казан блогерлары алып барачак, ә хедлайнерлар LEVEL UP рок-төркеме һәм JUST BRASS тынлы бандасы булачак. Кунаклар өчен шулай ук мастер-класслар, бүләкләр уйнату һәм башка бик күп нәрсәләр әзерләнгән.
Барлык теләүчеләрне «Елмай» паркы сәхнәсе янында 14:00 дән 22:00 гә кадәр көтәчәкләр. Керү ирекле.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 28 һәм 29 июньдә Казан Кремленең Кабул итү урыннары ишегалдында «Мы из шкафа» клоунада жанрындагы яңа спектакльнең премьерасы була. Спектакль «Клоун остаханәсе»проект-лабораториясе кысаларында клоунада жанры артистлары дуэты Руслан Риманас һәм Алена Шишкина тарафыннан булдырылган.