Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2020, 12:16

Казанлылар сугышта: кечти генә По-2 очкычы ничек фашистларны өркетеп торган

Җиңүгә 387-нче номерлы завод - хәзерге Казан вертолет заводы зур өлеш кертә, ул сугыш елларында По-2 буенча 11 меңнән артык биплан чыгара.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март, Алинә Бережная). «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» – Казан тыл хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында шундый лозунг белән яшәгән. Бу чорда Советлар Союзының дистәләгән эре сәнәгать предприятиесе Татарстан башкаласына эвакуацияләнә. Җиңүгә 387-нче номерлы завод - хәзерге Казан вертолет заводы зур өлеш кертә, ул сугыш елларында По-2 буенча 11 меңнән артык биплан чыгара. Берничә ел эчендә җиңел моторлы «кукурузник» ничек гитлерчыларны «үтерүче» машинага әверелә, һәм ни өчен нацистлар совет очучы хатыннарын «төнге убырлылар» дип атаган? Бу сорауларга җаваплар Казан вертолет заводының хезмәт даны музеенда саклана, аның буенча KZN.RU порталы өчен экскурсияне музей хезмәткәре Елена Непогодина үткәрде.

Обоз детальләрдән маневрлы очкычларга кадәр

Тачанкалар, щит тартмалары һәм башка агач эшләнмәләре... Илдәге иң эре Казан вертолет заводы узган гасырның 30-нчы елларында агач эшкәртү һәм урман кисү предприятиесе булган дип уйласын?! Җитештерү ул вакытта да зур була – елга 2 меңгә якын хезмәткәр Кызыл Армия өчен станок пулеметы белән ат арбасы өчен 80 мең тәгәрмәч ясаган.

1935 елда заводта, кышкы чорда барлык төр очкычлар очып китә һәм утыра алсын өчен, күпләп чаңгы җитештерә башлыйлар. Соңрак заводта И-153, ЛАГГ-3 очкычлары өчен канатлар, ТБ-3 һәм ТБ-7 өчен десант кабиналары эшли башлыйлар. «Завод хезмәтчәннәре тыныч тормыш белән яшәгән, рәхәтләнеп эшләгәннәр, һәрвакыт план үтәлгән, бәла килер дип уйлап та карамаганнар», – дип сөйләде экскурсовод.

Казан заводының авиация тарихы 1940 елдан бирле исәпләнә, ул чакта 169-нчы обоз заводы СССР авиация сәнәгате системасына тапшырыла. Шул ук елны СССР Авиация сәнәгате халык комиссариатына 387-нче Ленинград заводы тапшырыла, ул ике завод – Каракозов исемендәге һәм У-2 уку-укыту очкычларын чыгару өчен Лентикстильмаш заводлары базасында төзелгән. 1941 елның июль-август айларында Ленинград предприятиесен Казанга эвакуациялиләр һәм җирле обоз заводы белән берләштерәләр.

ТАССР башкаласына оккупацияләнгән Ленинградтан эшчеләр белән 7 эшелон килгән, соңгысы, сигезенчесе, Ленинград заводы җитәкчеләренең хатыннары һәм балалары белән бергә составы барып җитеп өлгерми – атышка эләгә.

Заводта 5 меңгә якын кеше эшләгән, нигездә хатын-кызлар, картлар һәм балалар. Хәрби хәл аркасында предприятие территориясен ташлап китәргә ярамый, станок янында көнгә 18 сәгать эшләгәнәр, шунда ук көчкә телогрейкаларда йоклаганнар. Сүз уңаеннан, биредә төшке аш 17.00 сәгатьтә башлана.

«Ил куәтле авиациягә мохтаҗлык кичерә. Сугышның беренче көннәрендә үк күккә күтәрелергә өлгермәгән очкычларыбыз 90%-ка немецлар тарафыннан юк ителә», - дип сөйләде Елена Непогодина.

Завод хезмәткәрләреннән мөмкин булмаганны эшләү сорала – кыска гына вакыт эчендә җитештерүне арттырып кына калмыйча, алар өчен өр-яңа техника эшләп чыгарырга да өйрәнергә тиеш булалар. Ике атнадан соң заводта беренче У-2 агач самолетлары җитештерелгән – аларны разведка өчен һәм элемтә чарасы сыйфатында кулланганнар, ә соңыннан, канатларга махсус капсула беркетеп, яралыларны алгы яктан чыгарганнар. «У-2 җитез, кызу була, аларда катлаулы виражлар, элмәкләр, югары пилотаж фигураларын җиңел башкарганнар», – дип аңлатты Е.Непогодина.

«Төнге убырлылар» - «рус фанеркасы»нда

Зур булмаганга һәм агач канатлары аркасында, немецлар У-2-не җитди кабул итмәгән, аны «рус фанеркасы» һәм «кофе тегермәне» дип йөрткәннәр. Әмма соңрак бипланнар дошманнарны куркуга салган. «1941 елның октябрендә заводта самолетны У-2ВС җиңел моторлы бомбардировщикка үзгәртеп кору башлана. 1944 елда баш конструктор Н.Н.Поликарпов вафатыннан соң самолетны По-2, ә хәрби версияне По-2ВС дип атый башлыйлар. Очу һәм техник характеристикалар үзгәрә, бу һавага өстәмә 300 килограммнан артык бомба күтәрергә мөмкинлек бирә», - дип сөйләде экскурсовод.

Бипланнар белән хатын-кызлар батальонының яшьләре 18-дән артмаган яшь очучылары идарә иткән. Төнлә очкычлар, дошман бүлекчәләренә тавышсыз гына очып килеп, бомба ташлаган. Немецлар җавап итеп ут ачкан, шул рәвешле үзләренең кайда булуларын да сатканнар. Атуга бомбардировщиклар килеп җиткән һәм күктән «җавап уты» ачканнар. «Немецлар бу очкычлар белән хатын-кызлар идарә итүен белгәч, аларны «төнге үлем» һәм «төнге убырлылар» дип атый башлаганнар», - диде Е.Непогодина.

Сугыш елларында пилотлар 1 миллион 270 мең хәрби очыш ясаган, шуларның 660 меңе По-2 очкычларында башкарылган. Шул рәвешле, һәр икенче хәрби очыш Казанда җитештерелгән По-2 бипланында башкарылган.

«2,5 ел эчендә тыл хезмәтчәннәре зур эш башкарган, аларның хезмәтен бәяләп бетереп булмый. 1943-1944 елларда илдә очкычлар саны Гитлер Германиясенекенә караганда 7 тапкырга күбрәк була. Заводта Бөек Ватан сугышы елларында СССР Авиация сәнәгате тарафыннан җитештерелгән һәр унынчы очкыч җыелган», - дип ассызыклады Е.Непогодина.

Бөтен дөньяга таралган фото

«Правда» газетасының совет фотографы Виктор Темин По-2 очкычын танытуга үз өлешен кертә. Казан вертолет заводы музее архивларында Рейхстаг өстендә Җиңү Байрагының танылган рәсеме саклана. 1 май көнне Дәүләт җыелышы бинасы тирәсендә сугыш бара, корылма төтен белән күмелә һәм аның өстендә әйләнү куркыныч була. Әмма Темин По-2 очкыч бортыннан, тыюларга карамастан, Җиңү Байрагын фотога төшерә. Чикне узу җиңел булмый, моның өчен ракета ярдәмендә зенитчыларга көн саен үзгәреп торган парольне хәбәр итәргә кирәк була. Очучы кодны белми. «Очкыч төшкәч, анда 62 пуля пробоинасы табыла. Шундый зыян белән ничек аның очып кайтуы әле дә табышмак булып тора», – дип сөйләде Е.Непогодина. Фото «Правда» редакциясенә оператив рәвештә китерелгән. Фотоны дөньяның дистәләгән иленнән газета-журналлар бастырган.

Илнең беренче комбайннары

Сугыштан соңгы елларда ил авыл хуҗалыгы техникасына мохтаҗ була. 1946 елның декабрендә заводта комбайннар җитештерә башлыйлар, беренче машина 1947 елның 1-нче маена чыгарыла, ә ел дәвамында 300 комбайн җитештерелә.

Соңрак Казан заводы авиация техникасы җитештерүгә әйләнеп кайта. 1951 елдан, Ми-1 җиңел класслы вертолетлар җитештерә башлаганнан бирле, завод вертолет заводы дип атала башлый. «Ул вакытта Американың Сикорский S-55 уртача вертолеты иң яхшы чит ил машинасы дип санала. Яңа совет вертолеты нәкъ менә аны узып китәргә тиеш була», - дип билгеләп үтте экскурсовод. Илдә беренче урта класслы вертолетны эшләүгә конструктор Михаил Миль алына. 1953 елдан Казан вертолет заводында Ми-4 вертолеты чыгарыла башлый.

Бүген завод Ми-8/17, Ми-38/38Т, «Ансат» һәм «Ансат-У» серияләренең заманча модификация вертолетлары җитештерә.

Казанда җитештерелгән вертолетлар бөтен дөнья буенча 50 млн сәгатьтән артык очкан. Завод эшләгән дәвердә 12 меңгә якын Ми-4, Ми-8, Ми-14, Ми-17 вертолетлары дөньяның 92 иленә таралган.

Фоторепортаж
Казан вертолет заводының Хезмәт даны музее, 5.03.2020
Барлык яңалыклар