Катнашучыларга «дизайнер наркотиклары»ның куркынычлыгы турында сөйләячәкләр
Пәнҗешәмбе, 28 нче ноябрьдә, Республика клиник наркология диспансерында яшүсмер балаларның ата-аналары өчен психолог белән ачык очрашу узачак. Казанлылар психология лабораториясе җитәкчесе, клиник психолог Лилии Зайцевадан консультация ала алачак.
Очрашуда ата-аналар «дизайнер наркотиклары» турында белә алачак (аларны гамәлдәге законнарны читләтеп узу максатыннан, тыелган психоактив матдәләрнең химик структурасын үзгәртү юлы белән ясыйлар). Очрашуның катнашучыларына бәйлелекнең ничек барлыкка килүен һәм баланың психоактив матдәләр куллануын ничек аңларга икәнлегенсөйләячәкләр. Чара 18:30 сәгатьтә Сеченов урамы, 6 нчы йорт, д корпусы (3 кат, чарлак) адресы буенча башлана.
«Катнашу бушлай, ләкин алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк», – дип хәбәр итә Казанның сәламәтлек саклау идарәсе.