Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2021, 16:02

Ата-аналар Казанда «Мәктәп пикнигы»нда: «Мин үз балам өчен тыныч: мәктәпкә баргач, аның ач булмаячагын беләм»

Игенчеләр сарае янында узган гаилә бәйрәмендә шәһәрлеләр Регина Доктор һәм Валентина Паевская лекцияләрен тыңладылар, шулай ук мәктәп менюсы ризыкларын татып карадылар.

Фото: Ксения Богданова

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь, Алинә Бережная). Бу көннәрдә ТР башкаласында уза торган «Сәламәт шәһәрләр. Сәламәт туклану балаларга» халыкара форумының күңел ачу программасы бүген «Мәктәп пикнигы» белән ачылды. Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Гаилә бәйрәме Балаларны яклау көненә һәм Казанда азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм «Балаларга сәламәт туклану» шәһәр программасы оешуга 15 ел тулуга багышланган иде. Килүчеләр өчен лекцияләр, концерт, рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, шулай ук казанлылар мәктәп менюсы ризыкларын татып карый алды. Күңел ачу программасының модераторы булып танылган телевидение алып баручысы Тутта Ларсен чыгыш ясады.

Ачылу тантанасында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков катнашты.

Игенчеләр сарае алдында иртәдән бирле халык күп иде – күпләр бәйрәмгә гаиләләре белән килде. Һәркем күңеленә хуш килде: балалар аниматорлар белән күңел ачканда һәм аквагрим осталары аларны бизәгән вакытта, ата-аналар дөрес туклану турында белгечләр лекцияләрен тыңладылар. Мәсәлән, танылган блогер һәм табиб-терапевт Регина Доктор балаларда дөрес туклану тәртибен формалаштыру турында сөйләде. «Гомеренең беренче елларында баланың сәламәтлеге формалаша һәм бу чорда ата-анасына файдалы ризыкка мәхәббәт уяту мөһим», – дип мөрәҗәгать итте Казан әниләренә һәм әтиләренә Регина Доктор.

Ата-аналар еш очраша торган проблемаларның берсе – балада зәвык формалаштыру. Регина Доктор тәм – ул рефлекс, ул нәселдән килми, дип аңлатты. «Балаларга файдалы ризыкны уен формасында сынап карарга тәкъдим итәргә кирәк, шулай итеп уңай фикерләү баланың дөрес ризыкка мәхәббәтен формалаштырачак», – дип билгеләде ул. Эксперт ата-аналарга акрынлап балалар рационына файдалы продуктлар кертергә һәм алар белән төрле ризыклар әзерләргә киңәш итте.

Балаларны имезгәндә ата-аналарның төп хаталары турында балалар психологы Валентина Паевская сөйләде. Мәсәлән, озак вакыт баланы кашыктан ашатырга ярамавы турында, ул үзе өстәл приборына тартылырга тиеш. «Балага аңларга кирәк, бу ризык аңа кирәк. Әнигә ашатырга кирәк булган өчен түгел», – диде психолог. Шулай ук бала аның әти-әниләренең ничек ашауларын күрергә тиеш – бу азык куллануга теләк формалаштырачак. Моннан тыш, боламык азыгын чикләү мөһим, 1 яшьтән бала кисәкле ризык белән тукланырга тиеш. «Изелгән ризык казналык мускуллары үсешенә начар тәэсир итә», – дип саный ул.

Казан балаларының ничек тукланганын бүген бәйрәмдә белеп була иде. Чатыр эчендә мәктәп менюсы ризыклары дегустациясе җәелдерелгән иде. «Мәктәп пикнигы» проекты 2016 елда Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тарафыннан уйланылган һәм гамәлгә ашырылган. Шәһәр мәктәпләрендә даими рәвештә уку йортлары администрацияләре һәм мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен департамент белгечләре тарафыннан оештырылган «пикниклар» уза.

«Мәктәп пикникларында» әти-әниләрнең мәктәп туклануы турында күзаллаулары үзгәрә, бу балаларда файдалы ризык турында дөрес фикер формалаштырырга ярдәм итә. Барлык гадәтләр, тормышка карашлар гаиләдә башта ук барлыкка килә, һәм безнең шәхси үрнәгебез бала өчен мотивация булып тора», – дип билгеләп үтте департамент генераль директоры Рима Мөхәммәтшина.

Гадәттә, менюга аксымнар, майлар, углеводлар, шулай ук витаминнар һәм минераль матдәләр белән балансланган ашамлыклар керә. Бүген бәйрәм кунакларына тәкъдим ителгән ашамлыклар ассортименты шактый төрле. Шулай итеп, казанлылар тавык түше белән пылау, өйдәгечә жаркое, миланча ит, тавык түшеннән шашлык, томат соусында керпеләр һәм башка бик күп нәрсәләр татып карый алды.

«Олылар брокколи, төсле кәбестә татып карый, шулай ук еш кына балыкны дегустациягә ала, балаларга тавыктан шашлык һәм бәрәңге ошый», – дип сөйләде департамент хезмәткәре Альмира Хәсәнова.

Мәктәп ашларының сыйфаты турындагы фикерләре белән халык үзе дә уртаклашырга ашыкты. «Бик тәмле, ә иң мөһиме төрлелек. Мин баламнан: «Сине шулай ук мәктәптә ашаталармыни?» – дип сорадым. Ул әйе диде», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Оксана Пилипенко.

«Ризыклар өйнекеннән калышмый – бу факт, йомшак, тәмле ит, мин үз балам өчен тыныч, ул мәктәпкә баргач, ач калмаячагын беләм», – дип билгеләде Камил Сөләймановның әнисе.

Бәйрәм концерт белән тәмамланды, анда шәһәрнең балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәт шәһәрләр. Сәламәт туклану балаларга» халыкара форумы Казанда 3-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ул сәламәтлек саклау һәм сәламәт туклану өлкәсендә Россия һәм чит ил экспертларын, дөньяның төрле илләреннән шәһәр мэрларын җыячак. Форум эшлекле һәм күңел ачу программаларын үз эченә алачак.

Фоторепортаж
Казанда Игенчеләр сарае янында «Мәктәп пикнигы», 1.06.2021
Барлык яңалыклар