В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы хокукый белем мәктәбе дәресе видеоэлемтә режимында узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Семинарда катнашучылар санатор-курорт дәвалануына юллама бирү тәртибе һәм шартлары, мондый дәвалануга каршы килә һәм килми торган күрсәтмәләр, социаль хезмәтләр җыелмасын күрсәтү тәртибе, хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять белдерү практикасы турында беләчәкләр.
Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен хокук белеме мәктәбе дәресләре сәгать 15.00-дән 16.00-гә кадәр барачак. Чарада катнашу өчен түбәндәге телефон буенча ФИО һәм телефон номерын WhatsApp аша җибәреп яки смс-хәбәр ярдәмендә язылырга кирәк: +7(999)157-94-42. Шуннан соң семинарда катнашучыларга сылтама җибәреләчәк, аның буенча билгеләнгән вакытта Zoom аркылы конференциягә кушылырга мөмкин булачак.
Сорауларыгызны түбәндәге электрон адреска җибәрергә була: Adelina.Galiullina@tatar.ru, аларга җаваплар дәресләр вакытында биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.