Шәһәрлеләрне 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр көтәләр, керү ирекле
Фото: Денис Гордийко
Эчке ишегалдында чаралар 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр узачак. Биредә кунакларга брелоклар, слаймнар һәм ванна бомбачыклары ясарга тәкъдим ителә. Шулай ук балалар асфальттагы рәсемнәр конкурсында, квизда, дискотекада һәм флешмобта катнаша алачак.
Беренче кат холлында 10:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр өчен уен мәйданчыклары эшләячәк. Балалар һәм әти-әниләр үз көчләрен пинг-понгта, шахматта, аэрохоккейда һ.б. уеннарда сынап карый ала.
Шул ук вакытта кунакларны балалар ИТ-паркында да көтәчәкләр, анда квестлар, робофутбол, робототехника һәм пилмән ясау буенча мастер-класслар, шулай ук «Реаль астрономия» шоуы уздыру планлаштырыла.
Көн дәвамында мәйданчыкта аниматорлар балаларның күңелен күрәчәк. Теләге булган һәркемгә аквагрим төшереләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Цифрлар министрлыгында.
Барлык чараларга да керү ирекле. Катнашу өчен теркәлү зарур.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда бәйрәм чаралары сериясе узачак. Аларга сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларны да җәлеп итү каралган. Программаны шәһәрнең спорт учреждениеләре, мәдәният үзәкләре, парклар һәм скверлар дирекциясе әзерли.