Денис Калинкин эре сәүдә челтәрләре филиаллары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март, Ксения Швецова, Алина Бережная). Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин эре сәүдә челтәрләре филиаллары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә вируслы инфекцияләрне таратуны профилактикалау чаралары һәм шәһәр халкын беренче кирәк-ярак товарлар белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, зур сорау булган товарларның аерым төрләренә ихтыяҗ арткан, әмма дефицит өчен алшартлар юк - складларда товар җитәрлек, яңа товарны кибетләргә көненә берничә тапкыр алып киләләр. Төп товар категорияләре буенча проблемалар булмавын эре һәм вак сәүдә челтәрләре дә раслады.
«Сатып алучыларның дистанциясе бер метрдан да ким булырга тиеш түгел»
Бүгенге көндә Казанның кулланучылар базары даирәсендә 3 мең 200-дән артык сәүдә предприятиесе исәпләнә. Шәһәрдә көн саен төп азык-төлек продуктларына федераль, төбәк һәм җирле челтәрләр мониторингы уздырыла, шулай ук кибетләрдә гигиена кагыйдәләрен үтәүне тикшерәләр, дип хәбәр итте Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.
Р.Фазылҗанов сәүдә челтәрләре җитәкчеләренә кибетләрдә профилактика чараларын күрү кирәклеге турында искәртте. Аларга хезмәткәрләргә билгеләнгән дозаторлар ярдәмендә кулларны тире антисептиклары белән эшкәртү мөмкинлеген тәэмин итәргә, шулай ук халыкның хәлен контрольдә тотарга һәм температураны үлчәргә тәкъдим ителде.
Моннан тыш, кибетләр җитәкчелегенә чиратларны минимальләштерү һәм сатып алучыларны туплау эшен оештыру бурычы куелган. Сатып алучыларның арасы ким дигәндә бер метр булырга тиеш, дип билгеләп үтте Руслан Фазылҗанов.
«Әлеге чараларны үтәү - ул, беренче чиратта, сатып алучылар өчен дә, персонал өчен дә куркынычсызлык чарасы», - дип хуплады Д.Калинкин.
Сәүдә челтәрләрендә саклык чаралары саклана, дип ышандырдылар ритейлерлар. «Персонал даими рәвештә температураны үлчәп тора, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, киштәләр 2-3 сәгатькә бер тапкыр сөртелә, ә сатып алучылар арасындагы ара бер метрдан да ким түгел», - дип сөйләде Идел буе районындагы «Ашан» гипермаркеты директоры Олег Разуваев.
«Шикәр, макарон һәм карабодай складларда җитәрлек күләмдә»
Руслан Фазылҗанов сүзләренә караганда, кибетләр мониторингы аерым сәүдә нокталарында чыннан да кайбер кирәкле товарларның булмавын күрсәткән. «Сәүдә нокталарын карап чыгу нәтиҗләре буенча киштәләрдә бодай оны, шикәр комы, кайбер ярмалар - карабодай һәм дөге булмау билгеләнгән. Шулай ук дезинфекцияләү чаралары да җитми, - дип хәбәр итте Кулланучылар базары комитеты рәисе. - Көнбагыш маеның, балык һәм ит консервларының тулы булмаган ассортименты тәкъдим ителгән. Киләсе көн дәвамында, кагыйдә буларак, запаслар тулылана. Ләкин буш киштәләр бар, шуңа күрә аерым төр товарларга ихтыяҗ арткан очракта товарларны арттыруны сорыйбыз. Безгә бу эшне даими рәвештә ажиотаж булмасын өчен башкарырга кирәк».
Озак саклана торган азык-төлеккә ихтыяҗ зур булуга карамастан, сәүдә челтәрләренең товарлар запаслары белән проблемалары юк, дип ышандырдылар ритейлерлар. Товарны соңгы көннәрдә бик тиз алып бетерәләр, ә кибет хезмәткәрләре запасларны тулыландырырга һәм аны киштәләргә чыгарырга җитешми.
Мәсәлән, «Казан» бүлү складында бүгенге көнгә 300 тонна азык-төлек җыелган, ә бакалея запасы 15-20 көнгә җитәчәк. Шул ук вакытта склад даими рәвештә яңа товарлар белән тулылана. Тәүлек саен товарны 200-гә якын фура китерә (бер машина үзенә 16 тонна дөге сыйдыра).
«Бакалеялар - шикәр, макарон, карабодай - складларда 200 тоннадан артык запас тупланган, - дип хәбәр итте «Магнит» сәүдә челтәренең Төньяк-Көнбатыш филиалы җитәкчесе Роман Кондраков. - Продуктлар бүлү логистика үзәгенә вакытында китерелә һәм кыска вакыт эчендә кибетләргә керә. Ихтыяҗ арту белән без сәүдә челтәрләренә җибәрү санын да арттырдык».
«Эдельвейс» челтәре вәкиле Марс Гарафиев, кирәк була калса, сәүдә челтәре хәтта төнлә дә азык-төлек китерүне оештырырга әзер булуын билгеләп үтте.
«Зельгрос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сәүдә үзәге идарәчесе Искәндәр Елагин сүзләренә караганда, товарлар кибетләргә бер-ике көн эчендә илтелә. «Халык сатып алган товарны файдаланыр өчен шул вакыт җитә, - дип аңлатты ул. - Бакалеяга ихтыяҗ булуын билгеләп үтәбез, әмма тулаем алганда персонал мобилизацияләнгән, сатып алучыларны товарлар белән тәэмин итә алабыз».
«Бәхетле» компаниясе үз чиратында файдалы матдәләр күп булган азык-төлеккә басым ясый. Компаниянең башкарма директоры Гүзәл Ананьева бу атнадан сәүдә челтәре кибетләрендә «Иммунитетыңны ныгыт» акциясе старт алуы турында сөйләде, анда сатып алучыларга берничә төр бал тәкъдим ителәчәк.
«Халык иҗтыяҗларына тиз җавап бирергә кирәк»
«Лента» гиперкетлар челтәре склад биналарыннан продуктлар китерүне арттырган. «Казанда беренче кирәк-ярак товарлар белән сату итә торган биш кибетебез бар. Бүген без ихтыяҗның артуын күрәбез, әмма бу дефицит тудырмый. Дефицитны без гомумән алдан күрә алмыйбыз, - дип хәбәр итте Адоратский урамындагы «Лента» кибете директоры Александр Сидоров. - Көнгә без берничә тонна ярма сатабыз. Мәсәлән, бер кибеттән карабодай һәм дөгене - тоннадан башлап һәм күбрәк тә сатып алалар. Әмма бездә бүлү үзәкләре бар, анда барлык кибетләргә товарлар запасы саклана - алар бик зур. Хәзер аннан продуктларны бер генә түгел, ә көнгә ике тапкыр ташыйбыз. Һәм тагын безгә югары ихтыяҗ секцияләрендә хезмәткәрләр санын ике тапкырга арттырырга туры килде».
Денис Калинкин ритейлерларны сатып алынган эшкәртү чаралары запасларын тулыландырырга һәм аларның кытлыгын булдырмаска чакырды. «Әйдәгез бу юнәлештә оператив рәвештә эшлик. Дедезинфекция чараларына ихтыяҗ бар - кыска вакыт эчендә тәэмин итәргә кирәк, - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе. - Бу мәсьәләләрне контрольдә тотарга һәм тиз арада җавап бирергә әзерләнегез».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, дезинфекцияләү чаралары белән бәйле проблема якын арада хәл ителәчәк, дип белдерде.
«Аерым товарларга ихтыяҗ ике-өч тапкыр түгел, ә берничә дистәгә артты. Консерватлар буенча - кайбер кибетләрдә ихтыяҗ мең тапкырга арткан», - диде Наил Залаков һәм ритейлерларны азык-төлек ажиотажы фонында бәяләрне күтәрмәскә өндәде.
Киңәшмә азагында Денис Калинкин кибетләр җитәкчеләрен барлык кирәкле товарларның запасларын вакытында тулыландырырга өндәде. «Аңлашыла, ажиотаж ясалма килеп чыкты, - диде ул. - Социаль челтәрләрдә күп ялган мәгълүмат таратыла, нәкъ менә шуңа күрә шәһәр халкы шулай җавап бирә. Дөрес булмаган мәгълүмат белән көрәшергә кирәк. Әмма кибет җитәкчеләрен дә без тагын бер тапкыр барлык үзгәрешләргә оператив җавап бирергә чакырабыз».
Киңәшмәдә шулай ук ТР сәнәгать министры урынбасары Герман Лернер, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, район администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлне тикшереп тору буенча оператив штаб булдырылды. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре керде.
Ритейлер складыннан видеопортаж