В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экоакция барышында Локомотив пляжында барлыгы 60 капчык чүп-чар җыелган.
Фото: ТРда Рус географик җәмгыяте
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Бүген Локомотив пляжында экологик акция барышында активистлар 60 капчык чүп җыйды. Җыюда 50 кеше катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыяте бүлеге әгъзалары, Казанның 94-нче һәм 2-нче гимназияләре укучылары, Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары.
Нигездә, пляж территориясеннән пыяла һәм пластик шешәләр җыелган. Башка чүп-чар арасында шулай ук 8 автомобиль покрышкасы һәм төрле зурлыктагы металл предметлар табылган. Су астыннан дайверлар тимер конструкцияләр, резин итек һәм пластик реклама щитының бер өлешен күтәргән, дип хәбәр итә ТРдагы РГҖ бүлеге матбугат хезмәте.