Татар Кыш бабае кунакларны 27 гыйнварга кадәр кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе 1 декабрьдә эшли башлаячак. Яңа ел бәйрәмнәрендә резиденциягә килүчеләрне мавыктыргыч әкияти сәяхәт көтә.
Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе Ия елгасы ярында, Казаннан 60 километрда Яңа Кырлай авылында урнашкан.
Әкияткә сәяхәт урман "таможнясыннан" башлана, анда кунакларны Шайтан каршы алачак, Кыш Бабай йорты янына Шүрәле картасы буенча барырга туры киләчәк. Маҗаралар эзләүчеләрне әкиятләр, табышмаклар, могҗизалар, шулай ук әкият геройлары көтә. Резиденциянең әкияти сукмакларында Яңа персонажны - чып-чын Аҗдаһаны очратырга, аның сынауларын узарга һәм игелекнең һәрвакыт явызлыкны җиңүен дип тагын бер кат исбатларга мөмкин. Шулай ук килүчеләр Наҗия апаның яңа Бүләкләр йортын һәм бәйрәмнәрен күрәчәкләр, анда тылсымчы-остабикә Яңа ел могҗизаларын үз куллары белән ясарга өйрәтәчәк.
Кунакларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы каршы алачак, анда әкияти пышылдаучылар басып тора, аларның колакларына теләкләрне пышылдап булачак.
Шулай ук резиденциядә өлкәннәр һәм балалар өчен күңел ачу - таулар, шугалак һәм атларда шуу әзерләнгән.
Резиденция 27 гыйнварга кадәр эшли.