Самолетлар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Очышларның һәр көнендә Казаннан самолетлар 10:45 сәгатьтә кузгалачак, Калугага 12:30 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә. Калугадан кире очу 13:15 сәгатьтә башкарылачак, Казан аэропортына 15:05 сәгатьтә килеп җитәчәкләр.
Әлеге юнәлештә 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ100/200 уңайлы самолетлары кулланылачак. Юл вакыты 1 сәгать 45 минут тәшкил итәчәк.
«РусЛайн» авиакомпаниясе рейсларны 29 нчы сентябрьгә кадәр башкарырга планлаштыра, дип хәбәр ителә Казан аэропорты сайтында.