В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Профилактик рейдлар вакытында шәхси саклану чараларыннан башка 338 пассажир ачыкланган.
Фото: kazantransport.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Казанның җәмәгать транспортында ревизорлар һәм кондукторлар шәхси саклану чараларыннан башка 338 пассажирны ачыклады. Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода узды.
Хокук бозучыларның барысы да кисәтүдән соң битлек киделәр. Ревизорлар барлыгы 15 контроль ноктада 632 җәмәгать транспорты берәмлеген тикшерделәр.
Исегезгә төшерәбез, пассажирларның Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне даими рәвештә транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре хезмәткәрләре һәм кондуктор тикшерә. Март башыннан кондукторлар һәм ревизорлар җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан башка 8134 пассажирны ачыклаганнар, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.