Канны Җиңү проспекты, 85 адресы буенча тапшырырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Казанда Республика кан үзәге донорларга мохтаҗ. Хәзерге вакытта резерв җитәрлек, әмма запасларны вакыт-вакыт тулыландырырга кирәк.
Кан үзәгенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, коронавирус таралу куркынычы аркасында массакүләм донор акцияләре чикләнгән, бу Татарстанда кан бирү күләмен шактыйга кыскарткан. Әмма канга ихтыяҗ әле дә бар. «Кан запасы һәрвакыт булырга тиеш - кирәк булган очракта мохтаҗларга ярдәм итә алыр идек. Без күчмә акцияләр хисабына кан компонентлары запасын тулыландырырга күнеккәнбез, әмма хәзер мондый чараларны үткәрү мөмкин түгел», - дип сөйләделәр медицина учреждениесендә.
Хәзер кан үзәге санитар-эпидемиологик режим шартларында эшли: бинадагы барлык җиһазлар, ишек тоткалары, идәннәр эшкәртелә. Хезмәткәрләр битлекләрдә, гардеробта, теркәү урынында һәм барлык медицина кабинетларында кулларны эшкәртү өчен антисептиклар урнаштырылган. Донорлар өчен холлда һаваны өстәмә рәвештә зарарсызландыру уздырыла.
Канны Җиңү проспекты, 85 адресы буенча тапшырырга мөмкин.
2019 елда татарстанлылар 50 тоннадан артык кан тапшырган һәм шуның белән 35 меңнән артык пациентка ярдәм иткән.