Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.03.2022, 17:39

Республика туберкулезга каршы диспансер Җиңү проспектындагы яңа бинада урнашачак

Медицина оешмасы гамәлдәге тубдиспансерның барлык структур бүлекчәләрен берләштерәчәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче март, Дмитрий Никитин). Казанда булачак бердәм туберкулез диспансерының корпусларын капиталь ремонтлыйлар. Ул көн саен 680 кеше – 420 өлкән кеше һәм 260 баланы кабул итә алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының баш табибы Алексей Алексеев сөйләде.

«Яңа бинада диспансерның барлык структур бүлекчәләре тупланачак. Бу бездә булган ресурс базасын оптималь файдаланырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләде баш табиб. Моннан тыш, поликлиника базасында амбулатор эндоскопия хезмәте булдырылачак. Биредә яңа эндоскопик җиһазлар урнаштырылачак, шулай ук гамәлдәге бактериологик лабораторияләр модернизацияләнә. «Болар барысы да туберкулез диагностикасын шактый тизләтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде ул.

Ремонтлана торган бинага ике туберкулез диспансеры, балалар бүлеге, флюорография бүлеге һәм административ-хуҗалык корпусы күчәчәк.

А.Алексеев диспансер бүлекләрен берләштерү заманча таләпләргә туры китерелгән имин санитар-эпидемиологик режим белән тәэмин итәчәк, дип ассызыклады. Моннан тыш, Казан һәм Татарстан халкы консультатив-диагностика хезмәтләренең күп төрләрен ала алачак.

Яңа туберкулез диспансеры Җиңү проспекты, 69б адресы буенча ачылачак һәм ике корпустан торачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2021 елда туберкулез белән авыруның 912 очрагы ачыкланган, ә 25 нче мартта Казанның бер сәүдә үзәге территориясендә мобиль флюорография пункты бушлай эшләячәк.

Барлык яңалыклар