Ифтар кунакларын каршы алу, коллектив намаз укуны оештыру һәм аш-су бирү өчен 16 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк 1000 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). 25-нче майда «Казан Арена» стадионында VII Республика ифтары узачак. Әлеге масштаблы хәйрия чарасы 15 мең кешене бер өстәл артына һәм намаз өчен басуга җыячак. Шул уңайдан Татарстанда ифтарда катнашу өчен волонтерлар җыю игълан ителде.
Ифтар кунакларын каршы алу, коллектив намаз укуны оештыру һәм аш-су бирү өчен 16 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк 1000 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла. Волонтер булу өчен махсус форманы тутырырга кирәк, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.
Искәртеп узабыз, узган ел республика ифтары беренче тапкыр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым уздырылды, һәм ике көн эчендә Казан теннис академиясендә 10 меңгә якын мөселман җыелды. Ифтарга күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятимнәр, җәмәгать һәм дин әһелләре, республиканың барлык районнары һәм илнең башка төбәкләреннән мөселманнар чакырылган иде. Республика ифтарын оештыруга 400-гә якын волонтер җәлеп ителде.