Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2019, 11:05

«Студентлар язы-2019» фестиваленең республика гала-концерты Казанда 7 майда узачак

Апрель дәвамында иҗади программаларны ТР башкаласының барлык югары уку йортлары да тәкъдим итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель, Алинә Бережная). «Студентлар язы-2019» фестиваленең гала-концертлары Казан югары уку йортларында инде 10-нчы апрельдә башлана. Беренче булып үз программасын Казан аграр университеты студентлары күрсәтәчәк. Программага факультетлар арасында сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча сайлап алынган иң яхшы иҗади номерлар керәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның балалар һәм яшьләр эшләре Комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.

Казан югары уку йортларында гала-концертлар апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Күп кеше катнашындагы чыгышлар «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә, Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексында һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узачак. Төп гала-концерт 7-нче майда «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында узачак, анда югары уку йортларының иң яхшы иҗади номерлары тәкъдим ителәчәк. Җиңүчеләр 14-19 майда Пермьдә узачак «Россия Студентлар язы» на юл тотачак. А. Фәизов узган ел Татарстан студентларының фестивальдә гран-при яулавын искәртте.

Шулай ук спикер Казан фестиваленең 3-нче апрельдә В.И.Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексында һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында узган «Язгы тамчы – 2019» гала-концерты турында сөйләде. Конкурста 28 уку йорты катнашты. Югары уку йортлары каршындагы көллиятләр арасында узган фестивальдә Иҗтимагый белем бирү академиясе җиңүче булды. Көллиятләр арасында гран-прига А. П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы лаек булды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.04.2019
Видеорепортаж
08.04.2019 09:52

7 майда Казанда «Студентлар язы» фестивале узачак

Барлык яңалыклар