В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коронавирус инфекциясе аркасында хастаханәдә планлы госпитализацияләр, консультацияләр һәм кабул итүләр туктатылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Татарстан халкы телемедицина технологияләре ярдәмендә Республика клиник хастаханәсе белгечләре белән киңәшләшә ала. Коронавирус инфекциясе аркасында хастаханәдә планлы госпитализацияләр, консультацияләр һәм кабул итүләр туктатылган.
Табиблар Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгендә гадәти тәртиптә авырлы хатыннарны гына тикшерәчәк. Шулай ук хастаханәдә хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм контрактчыларны кабул итәләр, башка төбәк кешеләрен һәм чит ил гражданнарын консультациялиләр.
Республика клиник хастаханәсе табибларына язылган башка кешеләр үзләренең Үзәк хастаханәләренә мөрәҗәгать итә алачак, аларга Республика клиник хастаханәсе табиблары белән элемтәгә керергә ярдәм итәчәкләр. Дистанцион консультацияләр эш көннәрендә 8.00-дән 14.00-гә кадәр үткәреләчәк.
Республика клиник хастаханәсендә ашыгыч һәм кичектергесез авыруларны шулай ук штат режимында кабул итәләр, дип хәбәр иттеләр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.
Республика клиник хастаханәсе эше буенча сорауларны үзизоляция чорында +7(843)231-74-01 телефоны буенча яки WhatsAppта +7(927)240-06-14 номеры буенча бирергә мөмкин.