Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2020, 13:39

Республикакүләм чыршы бәйрәме быел «Татнефть Арена»да өч сменада узачак

8 меңнән артык бала чакырылган бәйрәмнең кунагы «Dabro» музыкаль төркеме булачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь, Алина Бережная). 25-нче декабрь көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда республикакүләм чыршы бәйрәме узачак. Анда 8 меңнән артык бала катнашачак. Бәйрәмнең төп темасы яхшылык темасы – игелекле кешеләр һәм эшләр турында тарих. Бәйрәмнең ничек узачагы турында бүген ТР Камбиндагы брифингта ТР балалар һәм яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

Чарага 8 меңнән артык бала чакырылган, алар үзләрен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта күрсәткән. Шулай ук балаларның якланмаган категориясе – алар авыр тормыш хәлендә калган балалар, ятим балалар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Республика чыршысы эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп узачак, дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов. Бәйрәм өч сменада – 12.00, 15.00 һәм 18.00 сәгатьтә узачак. «Республиканың башка шәһәр-район укучылары, баларны озата килгән укытучылар өчен Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә кайнар туклану оештырылачак», – дип сөйләде Дамир Фәттахов.

Яңа ел тамашасы тәмамлангач, һәр тамашачы татлы Яңа ел бүләге алачак. Традиция буенча балаларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк.

Быел республика чыршы бәйрәмендә билетлар бирүнең электрон системасы эшли. Әлеге формат чараның һәр катнашучысын, аның уку урынын һәм төп казанышларын белергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов. «Гаризалар бирүнең электрон системасыннан файдалануның мөһим өстенлеге – эпидемиологик хәлне исәпкә алып, очрашу очракларын минимальләштерү, чөнки билет һәр катнашучының электрон почтасына килә», – дип ассызыклады спикер.

Барлык яңалыклар