Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2021, 10:01

«Көнчыгыш» полигоныннан чыга торган начар ис проблемасын дегазация системасы һәм балчык белән каплау хәл итәргә булышачак

Якын арада кабул ителәчәк чаралар турында Казан бистәләрендә яшәүчеләр, экспертлар белән бергә, Торак-коммуналь хуҗалык комитетында узган очрашуда фикер алыштылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Ксения Швецова). Казан бистәләрендә яшәүчеләр зарлана торган начар ис проблемасын хәл итү өчен «Көнчыгыш» полигонында якын арада актив дегазация системасы эшли башлаячак. Аны урнаштырганчы, полигон хуҗасы – «ПЖКХ» ИК регоператорына, балчык белән ябу өчен, калдыкларны грунт белән каплау эшен көчәйтергә кушылды. Бу һәм башка чаралар «көнчыгыш дугасы» территориясендә урнашкан бистәләрдә яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре белән кичә Торак-коммуналь хуҗалык комитетында очрашуда фикер алыштылар. Киңәшмәне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин үткәрде.

Экспертлар: «Полигонның беренче картасын герметизацияләү кирәк»

Самосырово районында начар ис чыганагы нәкъ менә «Көнчыгыш» чүп полигоны булуына халык инде шикләнми – узган атнада аларның моңа шәхсән ышану мөмкинлеге бар иде. Бистәләрдә яшәүчеләрнең инициатив төркеме «КЭК» һәм «Көнчыгыш» полигоннарында, шулай ук рекультивациядән соң яшел калкулыкка әверелгән элеккеге Самосырово чүплегендә булды.

«Безнең тормышыбызның сыйфатын начарайткан әйберләр турында бик күп сораулар бар иде. Әйтергә кирәк, Самосыров полигонына керү юлында без начар ис тойдык, әмма бездән нәтиҗәләр ясау белән ашыкмаска үтенделәр. Чыннан да: без бөтен калкулыкны йөреп чыктык, өскә күтәрелдек, барысын да өйрәндек, иснәндек. Анда ис юк, – дип тәэсирләре белән уртаклашты инициатив төркем катнашучысы Юлия Красовская. – Соңыннан без «КЭК» полигонында булдык. Теләсә нинди чүп полигонындагы кебек үк, анда картина бик күңелле түгел, ләкин безгә яшәргә комачаулый торган ис анда да юк. Аның каравы, «Көнчыгыш» полигонында без аны шунда ук таптык».

Ю.Красовская сүзләренчә, узган атнада җомгадан шимбәгә ис шәһәрнең көнчыгыш өлешендә урнашкан торак массивларда аеруча нык сизелгән. Искәртеп узабыз, элегрәк белгечләр ис барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе – полигонга авыл районнарыннан чүп ташый башлау дип ачыклаган иде. Нәтиҗәдә чүп морфологиясе үзгәрде – анда органика өстенлек итә башлады. Черегән вакытта органик калдыклар чүплектән күбрәк сыеклык һәм начар ис бүлеп чыгара, бу ТР районнарыннан полигонга калдыклар кертә башлап, бер елдан соң барлыкка килгән.

Сасы истән арыну юлында беренче адым ясалган инде – бүген «Восточный» полигонының беренче картасы ябылган, һәм чүп-чар анда бүтән китерелми. Проблеманың чишелеше полигонның беренче картасын герметизацияләү булырга мөмкин, дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин яшәүчеләр белән очрашуда. «Полигонны кислород һәм су керүне туктату өчен грунт катламы белән капларга, һәм газ үткәргеч көпшәләр урнаштырырга кирәк. Бу таркалу процессын акрынайтырга ярдәм итәчәк», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Актив дегазация системасы булу – полигонда бүленеп чыга торган газны җыярга һәм аны чистартырга мөмкинлек бирә торган заманча ысулларның берсе, әмма гамәлдәге федераль законнар мәҗбүри тәртиптә дегазация системаларын урнаштыруны күздә тотмый, дип аңлатты ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгече Рөстәм Богданов. Ул полигонны герметизацияләү идеясен хуплады һәм шулай ук органик фракцияләрне полигоннарга кертүне киметергә тәкъдим итте.

«Беренче картаны рекультивацияләүне башлау һәм актив дегазация системасын билгеләү өчен, мембрана калдыкларын капларга һәм барлыкка килә торган газны пассив җыю системасын төзергә, аны чистарту өчен фильтрлар урнаштырырга кирәк, – дип билгеләп үтте Р.Богданов. – Алга таба регоператорлар органик фракцияләрне күмүгә түгел, ә иң мөмкин булган аэроб компостирование оештыруга йөз тотарга кирәк. Хәзер ис бүлеп чыгармый торган компостлау алымнары бар».

Әмма калдыкларны мембрана ярдәмендә герметизацияләүдән халык һәм экспертлар баш тартырга карар кылды. «Башка шәһәрләрдә мембрананы өзү белән очраштылар. Безнең мондый проблемалар белән очрашырга теләмәс идек, – дип уртаклашты Константиновка бистәсендә яшәүче Светлана Михнюк. – Карарның ышанычлы булуы мөһим».

«Әгәр мембрана максатка ярашлы түгел, ул тишелергә мөмкин икән, балчык белән ябарга кирәк. Әмма грунт катламы бу функцияне тулысынча үти алырлык булырга тиеш – бу полигон милекчесенә йөкләмә», – диде И.Гыйниятуллин.

«Көнчыгыш» полигонының беренче картасында актив дегазация системасын булдыруга «ПЖКХ» ИК милекчесе тарафыннан акча каралган. Компаниянең генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов сөйләгәнчә, системаны полигонның икенче картасын ачуга әзерләгәндә төзү планлаштырыла. Шул сәбәпле мәсьәләне хәл итү сузылырга мөмкин – икенче карта проекты килештерүне узарга һәм эксперт карары алырга тиеш.

«Полигонның икенче картасына күчкәндә әзерлек этабы каралган – бу грунт белән беренче картаны консервацияләү һәм дегазация системасын урнаштыру. Проект документлары бар, аны килештерәсе генә калды, – дип сөйләде А.Корбанов. – Беренче картага без инде 60-70 мең тонна грунт китердек, полигон откосы ябык, югары капкачы шулай ук тулысынча ябык».

И.Гыйниятуллин дегазация системасын килештерү процедурасын тизләтергә һәм аның экспертизасын полигонның икенче картасыннан аерым үткәрергә кушты. «Ис бетсен өчен без яба алырлык кран юк. Һәм бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек биргән инструмент юк, әмма без тырышлык куячакбыз», – дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, «Көнчыгыш» полигонында чүплек сыекчасын фильтрлау өчен чистарту корылмалары төзү планлаштырыла.

Бистәләрдә яшәүчеләргә экологик экспертиза нәтиҗәләрен күрсәтәчәкләр

Бистәләрдә яшәүчеләр начар искә 2019 елның февралендә зарлана башлаган. Аның барлыкка килүенең сәбәбе нигездә меркаптаннар булган. ТР Экология министрлыгы белгече Рөстәм Богданов сөйләвенчә, бу күкертле кушылманы, ис чыкканны ачыклау өчен, йортларда һәм котельныйларда кулланыла торган газга өстиләр. Бистә халкы билгеләп үткәнчә, начар ис нәкъ менә кич яки төнлә барлыкка килә. Р.Богданов моны температура үзгәреше белән аңлатты. «Полигонда югары температура, таркалу процесслары бара, органика яна. Ә төнлә температура түбәнәя, һәм ярыклар аша газ чыгарыла», – диде ул.

Шәһәр халкы мөрәҗәгатьләре буенча «Көнчыгыш» полигоны янындагы территория контрольдә тотыла, һава пробалары алына. Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсенең дәүләт экология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Кадрия Хисмәтуллина сүзләренчә, экспертлар полигон районында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрацияләре арттырылганлыгын күп тапкырлар ачыклаган – шул сәбәпле «ПЖКХ» ИК берничә штраф язылган.

«Хәзер полигонны планлы тикшерү уза. Без шушы көннәрдә анда чыктык, пробаларны җыйдык, рөхсәт ителгән нормаларның санитар-саклау зонасында артып китүен ачыкламадык. Мондый очраклар булды, шуңа безнең предприятиегә карата кисәтүләр бар», – дип сөйләде К.Хисмәтуллина. Сүз уңаеннан, инициатив төркемдә катнашучылар һава пробаларын алу вакытында катнаша алачак. Моннан тыш, халыкка уздырылган экспертизаларның нәтиҗәләре турында хәбәр итәчәкләр.

Әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү эшчәнлеге полигон районында дәвам итәчәк. Моннан тыш, Кадрия Хисмәтуллина билгеләп үткәнчә, полигонның беренче картасын герметлаштыру процессы шулай ук белгечләр контролендә булачак. «Әгәр дә калдыкларны туфрак белән күмү дөрес үткәрелмәсә, без беркайчан да бу истән котылмаячакбыз», – дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, калдыкларны полигонның беренче картасына чыгаруны тыю үтәлешен контрольдә тоту планлаштырыла. Моның өчен милекчегә полигон территориясенә керүгә видеокүзәтү камераларын урнаштыруны тапшырганнар – бу хакта бистәләрдә яшәүчеләр үзләре дә сораган.

Киләсе киңәшмәне июньдә үткәрү планлаштырыла, ул вакытта инде үткәрелгән эшнең беренче нәтиҗәләре турында сөйләргә мөмкин булачак.

Киңәшмәдә Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, ТР Экология министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Торак-коммуналь хуҗалык комитетында Казан бистәләрендә яшәүчеләр белән «Көнчыгыш» полигоны буенча очрашу узды
Барлык яңалыклар

«Көнчыгыш» полигоныннан чыга торган начар ис проблемасын дегазация системасы һәм балчык белән каплау хәл итәргә булышачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Ксения Швецова). Казан бистәләрендә яшәүчеләр зарлана торган начар ис проблемасын хәл итү өчен «Көнчыгыш» полигонында якын арада актив дегазация системасы эшли башлаячак. Аны урнаштырганчы, полигон хуҗасы – «ПЖКХ» ИК регоператорына, балчык белән ябу өчен, калдыкларны грунт белән каплау эшен көчәйтергә кушылды. Бу һәм башка чаралар «көнчыгыш дугасы» территориясендә урнашкан бистәләрдә яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре белән кичә Торак-коммуналь хуҗалык комитетында очрашуда фикер алыштылар. Киңәшмәне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин үткәрде.

Экспертлар: «Полигонның беренче картасын герметизацияләү кирәк»

Самосырово районында начар ис чыганагы нәкъ менә «Көнчыгыш» чүп полигоны булуына халык инде шикләнми – узган атнада аларның моңа шәхсән ышану мөмкинлеге бар иде. Бистәләрдә яшәүчеләрнең инициатив төркеме «КЭК» һәм «Көнчыгыш» полигоннарында, шулай ук рекультивациядән соң яшел калкулыкка әверелгән элеккеге Самосырово чүплегендә булды.

Материалы по теме:

Илсур Метшин: «Әле кичә генә монда зур чүплек иде. Бүген бу - яшел калкулык. Ә иртәгә матур агачлык булачак!»

«Безнең тормышыбызның сыйфатын начарайткан әйберләр турында бик күп сораулар бар иде. Әйтергә кирәк, Самосыров полигонына керү юлында без начар ис тойдык, әмма бездән нәтиҗәләр ясау белән ашыкмаска үтенделәр. Чыннан да: без бөтен калкулыкны йөреп чыктык, өскә күтәрелдек, барысын да өйрәндек, иснәндек. Анда ис юк, – дип тәэсирләре белән уртаклашты инициатив төркем катнашучысы Юлия Красовская. – Соңыннан без «КЭК» полигонында булдык. Теләсә нинди чүп полигонындагы кебек үк, анда картина бик күңелле түгел, ләкин безгә яшәргә комачаулый торган ис анда да юк. Аның каравы, «Көнчыгыш» полигонында без аны шунда ук таптык».
Ю.Красовская сүзләренчә, узган атнада җомгадан шимбәгә ис шәһәрнең көнчыгыш өлешендә урнашкан торак массивларда аеруча нык сизелгән. Искәртеп узабыз, элегрәк белгечләр ис барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе – полигонга авыл районнарыннан чүп ташый башлау дип ачыклаган иде. Нәтиҗәдә чүп морфологиясе үзгәрде – анда органика өстенлек итә башлады. Черегән вакытта органик калдыклар чүплектән күбрәк сыеклык һәм начар ис бүлеп чыгара, бу ТР районнарыннан полигонга калдыклар кертә башлап, бер елдан соң барлыкка килгән.

Сасы истән арыну юлында беренче адым ясалган инде – бүген «Восточный» полигонының беренче картасы ябылган, һәм чүп-чар анда бүтән китерелми. Проблеманың чишелеше полигонның беренче картасын герметизацияләү булырга мөмкин, дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин яшәүчеләр белән очрашуда. «Полигонны кислород һәм су керүне туктату өчен грунт катламы белән капларга, һәм газ үткәргеч көпшәләр урнаштырырга кирәк. Бу таркалу процессын акрынайтырга ярдәм итәчәк», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Актив дегазация системасы булу – полигонда бүленеп чыга торган газны җыярга һәм аны чистартырга мөмкинлек бирә торган заманча ысулларның берсе, әмма гамәлдәге федераль законнар мәҗбүри тәртиптә дегазация системаларын урнаштыруны күздә тотмый, дип аңлатты ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгече Рөстәм Богданов. Ул полигонны герметизацияләү идеясен хуплады һәм шулай ук органик фракцияләрне полигоннарга кертүне киметергә тәкъдим итте.

«Беренче картаны рекультивацияләүне башлау һәм актив дегазация системасын билгеләү өчен, мембрана калдыкларын капларга һәм барлыкка килә торган газны пассив җыю системасын төзергә, аны чистарту өчен фильтрлар урнаштырырга кирәк, – дип билгеләп үтте Р.Богданов. – Алга таба регоператорлар органик фракцияләрне күмүгә түгел, ә иң мөмкин булган аэроб компостирование оештыруга йөз тотарга кирәк. Хәзер ис бүлеп чыгармый торган компостлау алымнары бар».

Әмма калдыкларны мембрана ярдәмендә герметизацияләүдән халык һәм экспертлар баш тартырга карар кылды. «Башка шәһәрләрдә мембрананы өзү белән очраштылар. Безнең мондый проблемалар белән очрашырга теләмәс идек, – дип уртаклашты Константиновка бистәсендә яшәүче Светлана Михнюк. – Карарның ышанычлы булуы мөһим».

«Әгәр мембрана максатка ярашлы түгел, ул тишелергә мөмкин икән, балчык белән ябарга кирәк. Әмма грунт катламы бу функцияне тулысынча үти алырлык булырга тиеш – бу полигон милекчесенә йөкләмә», – диде И.Гыйниятуллин.

Материалы по теме:

И.Метшин: «Без каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча яңа территориаль схемага нигез салучылар булдык»