Эшчеләр 60 мең кв.м артык юлны һәм бер мең кв.м артык тротуарны яңарталар
Фото: Казанның Совет районы администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). Казанда Альберт Камалиев проспектындагы юл участогын ремонтлыйлар. Эшләрне бу атнада тәмамларга планлаштыралар.
Юлчылар 60 мең кв.м артык мәйданлы юлны һәм мең кв.м артык тротуарны «уңайлы мохит» белән тәэмин итеп яңарталар, дип хәбәр итә Казанның Совет районы администрациясе.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда юл ремонты кысаларында 47 юл участогы һәм 473 ишегалды территориясе яңартылачак, билгеләр куелачак, светофорлар урнаштырылачак, яктырту тоташтырылачак, шулай ук яңа юл объектлары файдалануга тапшырылачак. Бу максатларга федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан барлыгы 24 млрд сум бүлеп бирелгән.