Эшчеләр инде капламның тигезләү катламын төгәлләгән һәм тимер юл коймасын демонтажлаганнар.
Фото: Денис Гордийко
Эшчеләр инде капламның тигезләү катламын төгәлләгәннәр һәм тимер юл коймасын демонтажлаганнар. Хәзер тротуар борт ташын урнаштыру һәм тротуарны төзекләндерү эшләре бара. Тиздән коеларны, яңгыр суларын үткәрү урыннарын һәм яктырту челтәрләрен, җир астында чыбыклар сузу эшләрен башкарачаклар.
Юл участогында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен тимер юл киртәләре, ясалма юл тигезсезлекләре, юл билгеләре куелачак, шулай ук яңа юл тамгасы төшереләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Четаев урамында эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барыла. Исегезгә төшерәбез, быел Казанда илкүләм проект буенча Әмирхан, Восход, Үзәк урамы, Салмачы торак массивындагы Центральная урамы, Энергетиклар урамы һәм Н.Ершов урамнары ремонтланачак. Ремонтланган юлларның гомуми озынлыгы 8,4 км тәшкил итәчәк.